Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Телефон мошенникларыннан алданмагыз

3 ноябрь көнне малай эш белән Кировка китте. Яхшы гына килеп җиттем, кич тагын шалтыратырмын дип хәбәр бирде. Кичке сәгать алтылар тирәсендә телефон шалтырады.

Телефонда улым тавышына охшатып сөйлиләр: «Мама, меня сильно избили в лесу» һәм аңын югалткан шикелле юкка да чыкты. Икенче бер тавыш яңгырый башлады. Улыңны урманда бик каты кыйнадылар, миннән алардан котылу өчен әҗәткә 16 мең сум акча алдылар, син шул акчаны срочно якындагы бер кибеткә кертеп куй, ди. Ә малай кая дим. Машинасында ята. Акчаны алмыйча бирмибез диләр. Малай белән сөйләштермиләр, акча сорауларын дәвам итәләр. Улымның телефонына 5 тапкыр шалтыраттым, блокировать ителгән. Кызга шалтырата башладылар.
Шул вакытта полициягә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Андагы дежурный шунда ук чара күрүгә кереште. Полиция начальнигы Илдар Усманов бик тиз килеп җитеп, полиция хезмәткәрләре белән миңа зур ярдәм оештырды. Аларга барысына да зур рәхмәт. Әле ярый авыр вакытта, нишләргә белмәгәндә алар бар һәм гел ярдәм кулы сузалар. Озак та үтмәде, мине бу аферистлар тырнагыннан коткардылар.
Хөрмәтле райондашлар! Хәзер «телефон мошенниклары» чәчәк ату чоры. Алар кешенең тынычлыгын алып, җиңел кәсеп итүгә керешкәннәр. Сезнең балаларга, гаилә членнарына куркыныч килде дип акча кысалар. Ышанмагыз алдакчыларга, тикшертмичә беркемгә дә, беркая да акча салмагыз. Мондый очракта иң яхшысы полициягә мөрәҗәгать итегез.
Фото: http://novosti-n.org/analitic/read/1469.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250