Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Телефоннан короновирус өчен штраф түләмә!

Алдарлар тирә-яктагы вәзгыятьне үзләренеӊ максатларында файдалану өчен яӊа формалар эзлиләр. Төрле өлкәләрдән килгән хәбәрләр буенча, күп җирдә кешеләргә телефоннан СМС килә башлаган.

Анда «Сез режимын боздыгыз, шуныӊ өчен РФ Административ Кодексыныӊ 20 матдәсенеӊ 6.1 пункты нигезендә 4000 меӊ сум штрафка тартыласыз, ашыгыч рәвештә шушы номерга штрафыгызны түләгез, югыйсә җинаять җаваплылыгына тартыласыз», дип язылган була.

Арада үзизоляция режимын бозып, дөрестән дә беләләр икән, дип уйлап, штрафларны түләргә уйлаучылар! Бу дөрес хәбәр түгел! Шуныӊ өчен бернинди суммада акча күчерә күрмәгез, олырак кешеләргә дә аӊлатсагыз иде.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кырыкалдар мошенниклар Штрафлар