Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Үтерүче табиб булып эшләгән...

Чиләбе өлкәсендә суд карары буенча табиб-терапевт Борис Кондрашинны 2 айга кулга алганнар.

Эш шунда: моннан 21 ел элек , 1998 елда 16 яшьлек Борис Кондрашин өенә сыйныфташын чакыра, аңа укол кадый һәм сыйныфташы йоклап китә. Арытаба язачак хәлләрдән чәчләр  үрә торырлык.  Ул дустының җәсәден тураклый, умыртка сөяген кул пычкысы белән кискәли, бавырын ала. Канын көмеш савытка сөзеп алып, әфсен-төфсен сүзләре әйтеп, эчә. Сыйныфташы гәүдәсенең кисәкләрен ихатага таратып ташлый, башын чүп савытына ыргыта.

Үтерүче йортында оккультизм буенча төрле әдәбият һәм магия әсбаплары табылган. Әйткәндәй, Кондрашинның әтисе шәхси практика белән шөгыльләнгән табиб-психиатр була.

Кондрашинның кылганнары турында 2000 елда “Челябинская газета” язып чыга.

Сыйныфташын үтергәннән соң, Кондрашин озак еллар психиатрик хастаханәдә мәҗбүри рәвештә  дәвалану үткән.

2012 елда ул хастаханәдән чыгарылган, ләкин психиатрия диспансерында исәптә торган.

Күпмедер вакыттан соң Кондрашин, югары белем хакында диплом сатып алып, узган елның ноябрендә  табиб-терапевт булып эшкә урнаша. Ләкин медицина форумнарының берсендә (ул аларның актив кулланучысы була) ялган табибны аны байтак еллар элек дәвалаган психиатр таный.

Прокуратурага бу хәл турында ул хәбәр итә  дә инде. Надзорлык ведомствосы шунда гына Кондрашинның ялган диплом буенча  эшкә урнашуын ачыклый. Шул  вакытта аның 20 ел инде өлкә махсуслаштырылган психоневрология хастаханәсендә исәптә торуы билгеле була.

РФ Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча идарәсе хәбәр итүенчә, Кондрашин Җинаять-җәза кодексының “Ялган документ куллану” һәм “Наркотик матдәләр саклау” маддәләре буенча гаепләнә. Тентү вакытында аның фатирында  зур күләмдә наркотик матдәләр табыла.

Суд-психиатрия экспертизасы Кондрашинның үтерүгә омтылышлы  шизофрениядән интегүен ачыклый, дип яза Өмет басмасы.

Вести.ру

Фото: omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять