Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Террорга каршы көрәшү өчен уяу булырга кирәк (+фоторепортаж)

3 ноябрь көнне Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссия утырышында күтәрелгән мәсьәләләрдә саклык, уялык һәм иминлек темалары беренче урынга куелды.

Комиссия утырышында комиссия әгъзаләре; район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре; җирле үзидарә башлыклары;
«Кайтаваз» радиосы һәм «Хезмәт» район газетасыннан журналистлар;
Балтач шәһәр җирлегендә эшләүче имамнар һәм башка дин әһелләре катнашты. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров алып барды.

Комиссия утырышында бүгенге көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Республика һәм районның террорга каршы комиссия протоколларының үтәлеше турында Балтач район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова чыгыш ясады. Ел дәвамында 5 утырыш үткәрелде, каралар кабул ителде. Район башлыгы югарылыгнда кабул ителгән карар-тәкъдимнәр нигезендә җирлекләрдә эшләр оештырылырга тиеш иде. Ләкин чыгыш барышында экранда беркетмәләрне тиешенчә эшләмәгән яки бөтенләй башкармаган җирлекләрнең исемлеге яңгырады. Аларга 10 көн дәвамында, 15 ноябрьгә кадәр террорга каршы көрәш комиссиясенең эшчәнлеген тәэмин иткән һәм үткәрелгән чаралар, башкарылган эшләр турында беркетмәләр тапшырып бетерү бурычы куелды. Энҗе Фәритовна шулай ук үз чыгышында халык күпләп йөри торган куркыныч тудыручы социаль-мәдәни объектларны аеруча зур контрольгә алырга кирәклегенә, капиталь ремонт барган һәм яңа төзелгән биналарга иминлек ягыннан контроль булсын өчен видеокүзәтүләр куелырга кирәклегенә, мәгариф учреждениеләре арасында 50 кешедән артык булган очракта - күпләп халык җыелу урыны буларак, 37 бинага рәсми рәвештә “куркынычсызлык” паспорты ясатырга кирәк дип басым ясады.

2. Район җирлегендә эшләп килүче спорт учрежденияләрендә янгын куркынычсызлыгы һәм террорчылыкка каршы якланганлыгы турында Балтач һәм Кукмара районара янгын күзәтчелеге бүлеге урынбасары Нурфат Яппаров район үзәгендәге спорт объектларында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләр белән танштырды. “Хыял” яшьләр үзәгендә һәм “Балтач” спорткомплексындагы җитешсезлек һәм кимчелекләргә тукталды.
Шушы ук тема буенча район спорт һәм яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин чыгышы яңгырады. Спорт объектларында башкарыла торган чаралар эшчәнлеге һәм төзелеш эшләре, программалар үтәлеше хакында сөйләде. Террорчылык белән бәйле мәсьәләргә саграк карарга кирәклеген ышандырды.

3.Район территориясендәге дини учреждениеләрнең эшчәнлеге буенча мониторинг үткәрү һәм кадрлар белән тупланышына анализ ясау турында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов чыгыш ясады. Дини сәясәт, мөхтәсибәт, мәчет-мәдәрәсә, чиркәүләрнең белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегенә бәя бирде. Балаларга һәм өлкәннәргә дини белем бирү юнәлешләренә тукталды. Шулай ук балалрның һәм яшьләрнең социаль челтәрләрдәге тыелган төркемнәргә кушылып, капма-каршы, тискәре мөнәсәбәтләнең шаукымына эләкмәүләрен контрольдә тотарга кирәклегенә басым ясады. Райондагы халыкның нигездә, дини мөнәсәбәтләрне дөрес кабул итеп, йола-гореф-гадәтләр сакланышына ихтирам белән каравын уңай бәяләде.
Районда 44 мәчет, 3 чиркәү эшләп килә. Елдан-ел дини белем алырга теләүчеләр саны арта. Бигрәк тә балалар, яшьләр тартыла, шулай ук Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне ел саен 40-50 шәкерт тәмамлап, диплом алып баруы хакында мактап телгә алынды. Шушы чыгыш барышында утырышта катнашкан Рафаэль атакай Гондыр авылы халкының чиркәү төзергә теләк белдерүләре хакында әйтте. Бу мәсьәләне район җитәкчелеге югарлыгында хәл итүләрен сорады.

4. Балтач муниципаль районы территориясендә агымдагы елның 19 нчы нояберендә үзара салым буенча референдум үткәргәндә сайлау участокларында куркынычсызлык чараларын көчәйтү турында Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Равил Кәримов, Балтач районының полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнур Җиһаншин чыгыш ясадылар.

Утырышта шулай ук Россия Федерациясенең Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең Балтач муниципаль районы буенча вәкиле Илнар Хөснетдинов та катншаты. Ул читтән күчеп кайтучылар яки вакытлыча яшәргә килүчеләрне һәм гомумән җирлектәге чит-ят кешеләргә һәм балаларына игътибарлырак булырга, контролдә тотарга аларның кемнәр булуын вакытында ачыкларга кирәклеген ассызыклады. Шулай ук интернет челтәрендә барлыкка килгән төрле төркем һәм агымнарга кушылмауны тәэмин итәргә, халыкны кисәтергә, тыелган әдәбият яки тискәре караш-фикерләргә буйсынмаска чакырырга кирәклеген төшендерде. Килеп чыккан каршылыклы мәсьәләрдә хокук саклау орган вәкилләренә хәбәр итәргә, гаепле кешеләрне административ җаваплылыкка тартырга мөмкин дип белдерде.

Утырыш азагында Рамил Шакиров түбәндәгеләрне ирештерде:
- Районның террорга каршы комиссиясенең карарлары һәрвакыт вакытында үтәлеп барылырга тиеш. Күрәсез бу хәзер тагы да катгыйланды. “Террорчылыкка каршы тору турында”гы Федераль Законга, Уставка үзгәрешләр кертелде. Террорчылыкка каршы көрәш комиссиянең күрсәтмәләрен үтәмәү – ул законны бозу. Без куйган таләпләр генә түгел, Президент тарафыннан куелган таләпләр бу.

Мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләренә террорга каршы юнәлештә эшне ныгытырга, пропускной режимны саклауны дәвам итәргә, экстремистик идеологияне яшьләр сәясәтендә, яшьләр арасында таралуына юл куймау буенча чаралар күрергә;

Массакүләм мәгълүмат чараларына милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне, дини конфессияләр арасындагы уңай эшчәнлекне яктыртырга.

Авыл җирлек башлыкларына җирлекләрдә террорчылык актларын кисәтү, җәмгыять куркынычсызлыгын көчәйтү өчен эшләнергә тиешле чаралар үтәлергә тиеш, читтән кайткан кешеләр турында полиция участок вәкилләренә хәбәр ителсен, сайлау участокларында җылылык, ут, су белән өзеклекләр булдырылмаска тиеш. Монын өчен шулай ук район җирлегендәге эшләүче җитәкчеләр Бахтиозин А.Р., Сафина Н.Ш., Гарафиев Р.Ф., Хадиев М.Т. җаваплы карарга тиешләр.

Балтач район Советы Аппараты җитәкчесенә референдум алдыннан Балтач район территориаль сайлау комиссиясе вәкилләре белән берлектә Балтач район Советы, Балтач район башкарма комитеты, авыл җирлекләре катнашында сайлау комиссия участокларында әзерлек эшләрен оештыруны тикшерергә. Җаваплы хезмәткәрләрне билгеләргә, - дигән карарлар чыгарылды.

 

Автор фотолары.

 

 

Безне Telegramда укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Террорга каршы