Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әти булуның бәясе күпме?

37 яшьлек ирне 7 айга катгый режимлы колониягә утырткан. Ул 8 ел үз баласына алиментларын түләмәгән.

Уфаның Киров районы суды 37 яшьлек ирне 7 айга катгый режимлы колониягә утырткан. Ул 8 ел үз баласына алиментларын түләмәгән. Бу хакта Башкортстан Прокуратурасы хәбәр итә.

- Гаепләнүче ай саен үзенең әнисе белән яшәүче баласын тәрбияләүгә алимент түләргә тиеш. Әмма 2012 елның декабеннән 2020 елның августына кадәр ул үз йөкләмәләрен үтәмәгән, - ди күзәтчелек ведомствосы вәкиле.

8 ел эчендә әти кешенең үз баласы алдында бурычларының гомум суммасы миллион сумнан артып киткән. Ул судта үз гаебен таныган.

Прокуратурада билгеләп үткәнчә, элек тә ирне алимент түләмәгән өчен 10 тәүлеккә кулга алган булганнар. Шулай ук аны берничә тапкыр урлашу өчен хөкем иткәннәр, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд суд приставлары алимент түләтү