Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әти-әни бала тәрбиясе белән шөгыльләнәсе урында нишли?

Күп кенә әти-әни сөйләшкәндә балага вакыт калмый дип зарлана. Бу аклануны аңлап булмый. Бакчада помидор, бәрәңге үстерергә вакыт бар. Бакчада чүп үләне генә үзеннән-үзе үсә.

Бер хатын-кызнын җинаять эшен карарга туры килде. Ул хәмер эчеп 3 кечкенә балаларын карарга оныта. Бәләкәй бәбәй юеш пеленкада ята, кул-аяклары бозга әйләнгән, икенчесе хәйран туңган, ә 3 баланың кайда икәнен дә белми әни дигән кеше. Ә ул 7 яшьлек малай бикле өйгә керә алмагач, күршегә кереп җылына, тамагына ашый. Тупланган рәсми кәгазьләрдән күренгәнчә, балалар ач, ялангач килеш өйдә вакытларын үткәрәләр. Әни кеше үзенең тәрбия белән шөгыльләнмәвен таныды һәм аңа тиешле жәза бирелде.

Хөрмәтле әти-әниләр, әйдәгез мондый җинаятьләр кылмыйк, балалар күңелен җәрәхәтләмик. Ник балам мондый булды дигән сорауга үзебезнең тәрбия аркасында дигән җавапны нык итеп йөрәккә беркетик.

Күп кенә әти-әни сөйләшкәндә балага вакыт калмый дип зарлана. Бу аклануны аңлап булмый. Бакчада помидор, бәрәңге үстерергә вакыт бар. Бакчада чүп үләне генә үзеннән-үзе үсә.

Әти-әни баласыннан зарланып килгәч, “Сез үзегезнең балагызны беләсезме соң?Аның проблемалары, уй-фикерләре белән танышмы сез, кем белән дус ул, нәрсә белән кызыксына ул”, дип сорыйм.Әмма күп әти-әнинең бу сорауга җавап юк.

Соңгы вакытта күп кенә әти-әни баласы белән нәрсә турында сөйләшергә белми. Бу әлбәттә баланы шәхес итеп күрмәүдә. Безнең балаларга аралашу җитми.Интернетта кызык аларга дибез.Әйе, интернетта балаларга кызык, чөнки өйдәдә, мәктәптә дә аларны күрмиләр. Нишләргә кала?Әти-әни балага узенен борчылуын, проблемасын әйтергә курка. Әти-әни кайгыны, борчуны бергә уртага салып сөйләшәсе икәнен әйтмәгәч, бала үзенең якыны белән проблема чишәргә кирәк икәнен каян өйрәнсен. Бала үз эченә бикләнә.

Күңелсез хәлләргә тарымас өчен балаларыбызга вакыт табып, аларның проблемалары белән кызыксыныйк, борчулары белән борчылыйк, шатлыклары белән шатланыйк. Аларны шәхес буларак хөрмәт итик.

Зөһрә Мөхәммәтҗанова

Татарстан Республикасы Балтач суд районының 1нче участок җәмәгать судьясы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев