Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әти-әниләр игътибарына яки тынычлыкны бозмыйк!

 Алда Яңа ел бәйрәмнәре, кышкы каникуллар башлана. Инде урамнарда яшүсмерләр  шартлаткыч матдәләр (петарды) куллана  башлады. Шартлаткычларның тавышы райондашларыбызның тынычлыгын боза.

Шартлаткычларны саксызлык белән куллану аркасында яшүсмерләрнең төрле тән җәрәхәтләре алу очраклары республикабызда күп теркәлде. Һәрбер җирлектә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән килешенгән карар нигезендә шартлаткыч матдәләрне куллану өчен, аерым урыннар булдырылырга тиеш, шушы урыннара гына шартлаткыч матдәләрне кулланырга рөхсәт ителә. Министрлар Кабинеты карары нигезендә республикада 20 декабрьдән 2019 елның 9 гыйнварына кадәр махсус режим  кертелде.  Шартлаткыч матдәләр (петарды)  шартлатып эләккән яшүсмерләр Административ Кодексының 20.1 маддәсе белән җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Яшүсмерләргә протокол төзелгән очракта, бу балалар балигъ булмаганнар инспекциясенә 6 айга учетка куелачак.

2010  елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан чыгарылган 71 номерлы законны  да (балаларнын физик һәм психик тазалыгына зыян килүдән саклау һәм кисәтү буенча ) әти-әниләргә һәм яшүусмерләрнең законлы җавап бирүчеләргә дә исләренә төшереп китәсебез килә. Яңа ел бәйрәмнәрендә яшүсмерләргә  кичке сәгать 22.00дән иртәнге сәгать 6га кадәр әти-әниләреннән, законлы җавап бирүчеләрдән  башка җәмәгать урыннарында йөрергә тыела.  Балалар тоткарланган очракта әти-әниләргә Татарстан Административ Кодексының 3.11 маддәсе белән административ протокол төзеләчәк.

 Һәрбер әти-әни, яшүсмер бала  югарыда  язылганнарга игътибар итсә иде. Бәйрәмнәрне, ялларны күңелле генә үткәрик. Барчагызны да киләчәк Яңа ел бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз!   

Ләйсән Шакирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев