Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тимер чүмеч белән кыйнаган...

Ул балаларны каеш, такта, тимер чиләк һәм чүмеч белән кыйнаган.

Алтай краенда иренең кызларын җәзалап яшәгән 34 яшьлек хатынны хөкем итәчәкләр. Бу хакта Русия Федерациясе Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Ул 2013 елда 2005 һәм 2007 елларда туган ике кыз тәрбияләүче ир белән танышкан һәм аңа яшәргә күчкән. Тикшерү версиясе буенча, 2015 елдан 2020 елга кадәр хатын кызларны даими рәвештә мыскыл итеп, төрлечә җәзалап яшәгән. Ул балаларны каеш, такта, тимер чиләк һәм чүмеч белән кыйнаган. Тикшерүчеләр хәбәр итүенчә, ул балаларны төн уртасында эчләренә сугып уяткан, чәчләреннән идәнгә сөйрәп төшергән...

Үги ана үз балаларына тәм-том ашаткан, ә ирнең кызларын ач тоткан көннәре дә аз булмаган.

Кызларның әтисе кайда булган соң, дисезме? Ирнең яңа хатыны белән хәмер эчүдән башы чыкмаган. Гаилә профилактика системасы органнарында исәптә торса да, алар балалар яшәгән шартларны формаль рәвештә генә тикшергән.

Кызларның җәберләнеп яшәве турында укытучылар да белгән, алар әти кеше белән берничә тапкыр әңгәмәләр үткәргән.

Балаларны кыйнаган хатынга карата җинаять эше ачылган, эш судка җибәрелгән. Хатын үз гаебен таныган һәм үз гамәлләрен кызларны күралмавы белән аңлаткан, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять баланы кыйнаган