Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әтисе 5 яшьлек малаен көчләгән

Кичә интернет-кулланучыларны янә бер вәхшилек тетрәндерде. Мәскәүдә шимбә иртәсендә 34 яшьлек Савва 29 яшьлек хатыны Марияны һәм 5 яшьлек улларын кара канга батырып үтерә.

Мария белән Савва Мәскәүгә 3 ел элек Кырымнан күчеп килә. Марияның икетуган картәнисендә яши башлыйлар. Марияның картәнисе сөйләвенчә, гаилә пары бик тату яши. Күптән түгел Савва эшсез кала. Йөк ташучы булып эшли һәм акча юклыктан машинасын сатарга уйлап йөри. Ләкин гаилә ул кадәр бөлгенлектә яшәми. Мәсәлән, былтыр алар гаиләсе белән Украинага туганнарына ял итәргә кайтып килә.
Савва көн саен хатынын эштән каршылый, улларын балалар бакчасыннан барып ала. Савваның малае белән мөнәсәбәтләре бик җылы иде дип искә ала танышлары. Малай да әтисен өзелеп ярата.

Коточкыч вакыйга алдыннан фатир хуҗасы Галина Викторовна (Марияның икетуган картәнисе) сөйләве буенча бар да гадәттәгечә була. Гаилә җыелышып сәгать кичке 7ләрдә кайта, кичке аш ашыйлар, гадәттәгечә йокларга яталар. Нинди дә булса сүзгә килүне күрми хатын. Мария гына подъездга гадәттәгечәгә караганда ешрак тәмәке тартырга чыга.

Галина Викторовна иртәнге 5ләрдә малай кычкыруына уянып китә, ләкин “начар төш күргәндер” дип уйлап, кире йокыга тала. Сәгать 9 тулганда ул тора да юынырга ванна бүлмәсенә керә. Анда су тутырылган ваннада канга баткан Савва ятканын күрә. Ир:  “Янымда утырып тор әле”, -  дип үтенә Галина Викторовнадан. Ләкин Галина Викторовна шундук Мариялар бүлмәсенә ашыга, кровать янында яткан туганын күргәч, ашыгыч ярдәм чакырта.

Ашыгыч ярдәм бригадасы кроватьта малайның гәүдәсенә тап була. Табиблар аның тәнендә 70тән артык яра исәпли. Марияны исә Савва буып үтерә. Савваның үзенең тәнендә  хатыны белән көрәшү сәбәпле җәрәхәтләр, тырналган эзләр күп була. Күкрәген һәм беләкләрен үтерүче үзе яралый. Ләкин пычак белән үз йөрәген чәнчергә ихтыяры җитми, күрәсең... Ашыгыч ярдәм аны Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтына алып китә.

Җинаять урынына килеп җиткән оперативниклар бу үтерүдән шок кичерә. Мария белән малай яткан бүлмә тулысынча канга баткан. Идәндә һәм тәрәзә төбендә вәхши кан белән  «Иуда — Маша. Я тебя породил, я и удавлю» дип яза. 4 язу да калдыра. Анда ул кодасыннан гафу үтенә һәм «Украинский и Русский народ — это братья, запомните!» ди.

Хастаханәдә Савва палатасына сак куйганнар. Табиблар полицейскийларга Савваның нәрсә эшләгәнен яхшы аңлавын һәм карап торышка  аның сәламәт кешегә охшаганын әйтә. Үтерүче 3 март иртәсенә кадәр үзенең кылыгына бернинди дә аңлатма бирми. Ә инде аның беренче сүзләре хокук сакчыларын һушларын алырдай була. Берничә көн элек ул малаен көчләве хакында әйтеп сала. Мария бу хакта белеп кала. Кем белә, бәлки, Мариянең полициягә мөрәҗәгать итми торуы аның сабые һәм үзенең гомере өзелүгә сәбәпче булгандыр?

Башка сыймаслык хәлләр. Көнгә чыксаң, әнисе малае башына пакет кидереп, пакетны скотч белән урап, аны кышкы урманда адаштыра... Берсе баласын бер атнага фатирда ялгызын бикләп, бер йотым суга тилмертеп үтерә. Һәм менә әтисе үзеннән яралган баласын көчли. Аннары үтерә. Һәм ничек... Кечкенә бала гәүдәсендә 70тән артык яра. Боларның барысын да акылым да, зиһенем дә кабул итәсе килми. Гомумән шундый хәбәрләрне ишетәсем дә, укыйсым да килми. Ләкин җәмгыятьтә Интернетсыз булмый шул... Димәк, бу вәхши чынбарлыкны кабул итми чара калмый..., дип яза Өмет басмасы.

“Московский комсомолец”
Фото ачык чыганактан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять