Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тәмәке тартучы балаларның әти-әниләрен административ җаваплылыкка тартачаклар

Әлеге яңалык ата-аналарга гына түгел, балигъ булмаганнарның башка законлы вәкилләренә дә кагылачак.

(Казан, 10 октябрь, Татар-информ). Тәмәке тартучы балаларның әти-әниләрен административ җаваплылыкка тарта башлаячаклар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хокук бозуларны кисәтү буенча Хөкүмәт комиссиясенең 23 сентябрьдә узган утырышы беркетмәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Ведомство башлыгы Владимир Колокольцев тарафыннан имзаланган документта әйтелгәнчә, РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан «Россиянең Административ хокук бозулар турындагы яңа кодексы проектына балигъ булмаган балалары тәмәке тарткан өчен ата-аналарга карата административ җаваплылыкны билгели торган нормалар кертү турында»гы мәсьәлә каралырга тиеш.

Беркетмә нигезендә, моны 23 октябрьгә кадәр эшләү зарур. «Известия» газетасы мәгълүматлары буенча, әлеге норманы Административ хокук бозулар турындагы кодексның яңа редакциясендә (ул 2021 елда үз көченә керәчәк) беркетергә мөмкиннәр. Әлеге яңалык ата-аналарга гына түгел, балигъ булмаганнарның башка законлы вәкилләренә дә кагылачак.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев