Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тәмәке тартучыларга көн бетә!

Киләсе елның беренче гыйнварыннан тәмәке тартучыларга яңа чикләүләр белән очрашырга туры киләчәк. Һәрхәлдә, бу җәһәттән закон катылана.

1 гыйнвардан медицина учреждениеләрендә, сәүдә нокталарында, база һәм складларда тәмәке көйрәтергә ярамаячак. "Тәмәке тарту урыны" дигән язу беркетелгән махсус урыннардан башка. Ә предприятие җитәкчеләре бинада янгын хәвефсезлеге инструкциясен һәм тәмәке тарту тыелу турында белдерүләр элеп куярга тиеш.

2013 елдан илебездә уку йортлары, мәдәни, спорт, дәүләт органнары , социаль хезмәтләр күрсәтү учреждениеләрендә, балалар уен мәйданчыкларында, пляжларда тәмәке тарту тыелды. Вокзал, аэропорт, диңгез һәм елга портларыннан исә 15 метр ераклыкта гына тәмәке кабызу ярый,дип яза Кызыл таң.

Ә иң яхшысы - тәмәке тарту һәм башка яман гадәтләрне иске елда калдыру һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлау!

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмәке