Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Төнге рейд

Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе оештырган чираттагы рейдта катнашырга туры килде. Төп максат: бала-чага төнлә йөрмиме, кафеларда, аракы-сыра сатыла торган кибетләр янында күренмиләрме, сугышып, тәртип бозучылар юкмы? Әнә шуларны ачыклау, кисәтү, кирәк икән чара күрү. Район газ хуҗалыгы янәшәсендәге «Минутка» кафесында тыныч иде, инде бикләргә...

Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе оештырган чираттагы рейдта катнашырга туры килде. Төп максат: бала-чага төнлә йөрмиме, кафеларда, аракы-сыра сатыла торган кибетләр янында күренмиләрме, сугышып, тәртип бозучылар юкмы? Әнә шуларны ачыклау, кисәтү, кирәк икән чара күрү. Район газ хуҗалыгы янәшәсендәге «Минутка» кафесында тыныч иде, инде бикләргә җыеналар. Нормадагы юл өстендәге кафе янында Борнактан кадәр килеп шактый кызып алырга җитешкән егетләр генә игътибарны җәлеп итте. Берсе шунда урамда кече йомышын йомышлаудан башка тәртипсезлек күрмәдек. Машинада утырып калган кызларыбызны күргән булса, ул да мондый әдәпсезлеккә бармас иде билгеле. Безне алып килгән участок инспекторы Фәнис Насыйбуллин: «Хәзер кайтып китәбез», - дигәч, егетләрне телдән кисәтү белән чикләнеп бик дөрес эшләде. Тегеләре дә бик күндәм булып, гафу үтенеп кенә торалар ич. Гел бәйрәм ясап йөрмиләрдер әле.

Яшьләр җыелу мөмкинлеге булган урыннарны карый-карый кабат район эчке эшләр бүлегенә кайттык. «Хәзер Карадуганга танцыга барабыз», диделәр кызлар - ике Ләйсән (Нәҗипова һәм Шакирова, балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге инспекторлары) һәм Гөлинә Нәҗипова (Ләйсәннәрнең булачак коллегалары, уку йортыннан практикага кайткан Смәел кызы). Карадуган зонасы буенча участок инспекторы Роберт Хөснетдинов машинасына күчеп утырдык.

- «Ностальгия»га кереп чыгыйк әле. Гөлия баласын калдырып тагын шунда йөри башламаганмы, - диде Ләйсәннәрнең берсе. Кафеда буш урын юк диярлек. Барысы да яшь егетләр, ирләр. Аерым өстәлдә яшь кенә ике хатын-кыз да сыра чөмереп утыра. Ләкин алар теге кыз булып чыкмады.

- Акылына килеп, башка ямьсезләнеп йөрмәсә генә ярый инде, - дип куйдылар Ләйсәннәр икесе берьюлы. Тәртип бозучылар булмаса да, ир-егетләрнең шулай гаиләләреннән качып кәеф-сафа корып утырулары бер дә күңелгә ятышлы түгел. Парлап килеп утырсалар бер хәл.

Карадуган мәдәният йортында биюләр башланган иде инде. Салават күпередәй утлар уйнап торган ярым караңгы залда дәртле музыка. Ишек төбендә мәдәният йорты директоры Рузилә Гарәпшина яшьләрне билет сатып кертә. Тәртипсезләнеп, тавышланып йөрүче юк. Яше җитмәгән бала-чага да күренмәде. Зал тулы иде, әллә кайсы авыллардан килгәннәр. Карадуган авылы буйлап берничә дистә машина тезелеп киткән иде. Шунысы игътибарны җәлеп итә, егет белән кыз парлашып биючеләр сирәк. Кызлар бер, егетләр икенче түгәрәктә «сикерә». Егетләрнең кызларга караганда күбрәк булуы да күзгә ташлана.

Нәкъ төнге 11дә залда утны яндырдылар. Дискотека таралды. Кайтып киттек. Кече Лызидагы автобус тукталышы яныннан үткәндә - Салават булды бугай ич, - дип борчылып әйтеп куйды кызларның берсе.

Туктап тормадык инде. Бүлеккә кайтып җиттек. Ләйсән генә тынычлана алмады. Бер танышларын чакыртып, кабат шул тукталышка киттек. Салават ике егет белән шунда иде әле. «Синең аркада каптык», дигән кебек Салаватны төрткәли-төрткәли, шактый ук салып алган егетләр теләмәсәләр дә машинага утырырга мәҗбүр булдылар. Бер Ләйсән белән алар китте, без машина көтеп калдык. Озакламый безне дә килеп алдылар. Балигъ булмаган балаларны комендант сәгатьтән соң урамда йөрткән өчен Салаватның әти-әнисенә штраф салыначак. Ә Салават белән бергә эчеп йөргән ике егеткә үзләренә штраф түләргә туры киләчәк.

Әле аңа кадәр Лызи лесничествосы территориясендә җыелып утырырга тиешле яшьләрне эзләп йөргәнне язмаганмын. Авылдан килгән хәбәр буенча кызлар фонарьлар белән ул территорияне дә айкап чыктылар. Телефоннан сөйләшеп торучы бер салмыш егет бар иде, без килгәнне күргәч, ул да тиз арада юкка чыкты. Каравылчы да очрамады.

- Бу аулак караңгы почмакта берәрсе килеп тәпәләп китсә нишлисез, - дим кызларга.

- Моңарчы Ходай саклады. Моннан соң да ул-бу булмас әле. Изге эш артыннан йөрибез ич, - ди кызлар елмаеп.

Рәсемдә: ике Ләйсән һәм Гөлинә мәдәният йорты директоры бүлмәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев