Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тормыш иптәшеңнең телефонын тикшерү – җинаять!

Барып җиттек җәмәгать! Әллә без аӊламыйбыз хәзерге тормышны, әллә тормыш безне аӊламый. Әллә инде кайберәүләр эшсезлектән төрле тәкъдим итәме, белмим.

Менә бераздан Россиядә иреңнең (яисә хатыныңның) телефонын караган өчен җинаять эше кузгатыла башларга мөмкин. Кичә мондый башлангыч белән Ленинград өлкәсе парламенты депутаты Владимир Петров чыгыш ясаган.

Парламентарий фикеренчә, ир белән хатынның бер-берсенең гаджетларына керә алу проблемасы закон белән теркәлгән булырга тиеш. Чөнки кешенең телефон, компьютерында конфиденциаль шәхси һәм хезмәт мәгълүматы ята. Тормыш иптәшеңнең смартфонына аның рөхсәтеннән башка кергән өчен Җинаять кодексының бөтен катгыйлыгында җәза бирелергә тиеш, чөнки бу кешенең шәхси тормышына кысылу, дип саный Петров.

Үз фикерләрен депутат җыелышта тикшереләчәк закон проектында чагылдырган.

Ә Сез бу турыда ничек уйлыйсыз?

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон