Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тормыш яхшырган саен адәм баласы бәгырьсезлегенә бара...

Баланы әнисе коткарып калырга өлгерә.

Воронежда хатыны белән әрләшү сәбәпле, ир коточкыч адымга барган. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Бу хәл 18 сентябрьдә Радужный урамындагы шәхси йорт ихатасында булган. 35 яшьлек ир белән хатын арасында ызгыш чыга. Нәтиҗәдә, ир бер яшьлек кызын гараждагы автомобильнең арткы креслосына утырта, машинаның кузовына бензин сибә. Шуннан соң салонга үзе дә утырып, кулындагы канистрга ут төртә.

Баланы әнисе коткарып калырга өлгерә. Сабый беренче дәрәҗә тән пешүе алган. Аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр.

Ир машинадан үзе чыгып котылган. Ул җинаять урыныннан качып киткән, тик 19 сентябрьдә полицейскийлар тарафыннан кулга алынган. Аңа карата кече яшьтәге кешене үтерергә омтылу мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото:iz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять криминал вәхшәт