Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Товар алсаң, карап ал

1989 елдан ноябрьның икенче пәнҗешәмбесендә ел саен Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан кулланучыларга катлаулы көнкүреш техникасы сатып алганда игътибар итәргә кирәкле кайбер киңәшләрне әйтеп китәбез.

Мондый техниканы кечкенә кибетләрдән түгел, эре сәүдә үзәкләреннән алу яхшы. Чөнки соңгысында сайлау мөмкинлеге зур, техника турында барлык мәгълүматларны да аңлатып бирә алган белгечләр эшли. Бу предприятиенең әлеге товарны сату белән кайчаннан бирле шөгыльләнүен дә белү мөһим. Һәрвакыт куллану буенча инструкциясен сорарга кирәк, ул чит ил товарыныкы да рус телендә дә булырга тиеш.
Кредитка алганда, узара килешү язуын җентекләп укыгыз. Товарны илтү һәм урнаштыру өстәмә хезмәткә керә. Товар бәясенә кертеп тә бу эшләрне башкармаска яки өстәп тагын акча алырга мөмкиннәр. Игътибарлы булыгыз. Кимчелеге булып, ремонтка бирсәң, анда булган вакыт кадәр товарның гарантия чоры озынайтыла. Бер әйбер алсагыз, икене бирәбез диюләренә сак карагыз. Берсе нык искергән яки берәр кимчелеге булырга мөмкин.
Алданганда судка йөгерергә ашыкмагыз. Конфликтлы очракларның 80 проценты судка кадәр хәл ителә. Товарның кимчелекләрен күрсәтеп сатучыга (я товарны алыштырырга, я акчанны кире кайтарырга) гариза язасың. Мәсьәлә хәл ителмәсә, кулланучылар хокукларын яклау буенча урындагы дәүләт оешмасына мөрәҗәгать итәсен. Алай да сатучы кулланучының таләбен үтәүдән баш тарта икән, эшне судка бирергә, сыйфатсыз товар өчен килгән һәм сатып алучы таләбен үтәү вакытын бозган өчен зыянны, әхлакый зыянга компенсация эзләтә ала.

Ф. Сабирова,
Роспотребнадзор идарәсе белгече.
Фото: http://post.kards.qip.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250