Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

ТР Хезмәт министрлыгы: татарстанлыларның 20% ы электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган

Республикада яшәүчеләрнең хезмәт кенәгәсе электрон яисә кәгазь формасын сайлау өчен бер айдан да азрак вакыт калды.

Быел ахырына кадәр Татарстан халкы электрон яисә кәгазь хезмәт кенәгәсен сайларга тиеш. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Без барыбыз да, хезмәткәрләр буларак, быел үз хезмәт кенәгәбезне кәгазьдәме яки электрон рәвештәме, ничек алып барырга икәнен сайларга тиеш. Бу сайлауны без 31 декабрьгә кадәр, кадрлар хезмәте һәм персонал белән эшләү хезмәте аша эш бирүчегә үз ихтыярыбызны язмача бәян итәрә тиеш. Әгәр гражданин хезмәт кенәгәсен электрон рәвештә алып баруны сайлый икән, аның кулына  хезмәт кенәгәсе кәгазьдә кайтарыла. Алга таба аның хезмәт эшчәнлеге турында барлык мәгълүматлар электрон форматта алып барыла. Хезмәт кенәгәсендә хезмәткәр тарафыннан мондый сайлап алынуы турында язу ясала. Әгәр гражданин кәгазь форманы сайлый икән, эш бирүче хезмәт кенәгәсен ике форматта — электрон рәвештә дә, кәгазьдә дә алып барырга тиеш", - дип хәбәр итте ул.

Зарипова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә хезмәткәрләрнең 20% ы электрон хезмәт кенәгәсен сайланган. Әгәр хезмәткәр үз  теләген белдермәсә, хезмәт кенәгәсе кәгазьдә дә, электрон форматта да алып барылачак. 2021 елдан башлап эшкә керешүчеләрнең хезмәт стажы турында мәгълүмат электрон рәвештә алып барылачак.

«Әгәр Сез Электрон мәгълүматны сайлагансыз һәм кулыгызга кәгазь кенәгәне биргәннәр икән, аны һичшиксез сакларга кирәк, чөнки бу сезнең узган хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларыгызның бердәнбер чыганагы. Пенсия яшенә җиткәннән соң бу мәгълүматлар сезнең кулыгызда булган документтан алыначак һәм Пенсия фонды мәгълүматлары белән чагыштырылачак», — диде спикер.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электрон хезмәт кенәгәсе хезмәт кенәгәсе