Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Трактор-прицеп» операциясе

Районда 2243 данә трактор һәм аларга прицеплар бар. Аларның 860ы шәхси кулларда. «Ростехнадзор»ның райондагы инспекциясе тарафыннан быел аларның барысына да техник контроль үткәрелде.

«Иң күп трактор Куныр, Югары Субаш авыл җирлекләреннән китертелде. Әйбәт әзерләнгәннәр. Тракторлар да, аңа прицеплары да юып чистартылган, тиешле яктырткыч һәм сигнал җайланмалары белән җиһазланган, авария юл билгеләре, янгын сүндергечләр, аптечкалар бар», - ди инспектор Рифгатъ Фәхретдинов. Куныр җирлегеннән 60ка якын, Югары Субаштан 40ка якын берәмлек трактор-прицеп техник карау узган. Кайбер җирлекләрдән китертелгән тиешле таләпләргә җавап бирмәгән техниканы кабат әзерләткәннәр.

Шулай итеп, райондагы тракторлар һәм башка үзйөрешле техника сезонга, тулаем алганда, яхшы әзерлек белән керде. Инде юлда һәм басуда тәртип бозмыйча, кагыйдәләрне үтәп йөрергә һәм эшләргә кирәк. Шул максаттан республикада «Трактор-прицеп» дигән махсус операция дә игълан ителде. Ул 10 июньдә башланды һәм 30 июньгә кадәр барачак. Бу чорда мондый техникага «Ростехнадзор» хезмәткәрләре генә түгел, юл-патруль хезмәте инспекторлары да аерым игътибар бирәчәк. Юлдамы, басудамы син, тәртип бозмадым, ник туктаттылар икән дип аптырап калмагыз, тикшерү һәр урында, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында булачак, ди инспектор.

Фото: http://www.municipal.ako.kirov.ru/upload/iblock/511/a51.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250