Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Транспортчылар судта

Узган ел дәвамында райондагы участок җәмәгатьчелек судларына ЮХИДИ буенча кергән эшләр, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җавапка тартылучылар турында район газетасында ай саен диярлек хәбәр итеп барылды. Шуңа күрә бу язмада җәмәгатьчелек судьялары караган гаеплеләрнең исемнәрен атап тормыйча, узган елгы гомуми эшкә нәтиҗә ясарга булдык.

Узган ел Балтач районы буенча ике суд участогында транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен 59 эш каралды. 50 кеше транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде һәм штрафка тартылды. Штрафларның гомуми күләме 1 миллион 570 мең сум тәшкил итте. 8 кеше административ хөкем ителеп, утырып чыктылар.
Транспорт белән идарә итүне исерек шоферга тапшырган өчен ике эш каралып, машина хуҗаларына 30ар мең сум штраф салынды.
Узган ел ЮХИДИ инспекторлары таләбенә буйсынмыйча, медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен 32 кеше судларга китерелде. Аларның 25енә штраф (барысы 750 мең сум) салынды һәм транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителде. 6сы административ кулга алынып утырып чыкты.
Каршы як полосага чыгып кагыйдәне бозучылар да күп. Ике участокта 23 эш каралды, 19ына штраф (барысы 75 мең сум) салынды, 3се транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.
Берьяклы юлдан каршы якка хәрәкәт иткән өчен ике шоферга җәза бирелде, 50шәр мең сум штраф түләделәр.
Транспорт йөртүчеләргә юл һәлакәтләренә очраганда үзләрен ничек тотарга кирәклеге укытыла, моның буенча билет сораулары да була һәм права алган һәркем аларны белергә һәм үтәргә тиеш. Әмма авариягә бәйле кагыйдәләрне үтәмәгәннәре өчен узган ел да судларга 21 шофер китерелде.
Аларның 5сенә штраф (барысы 150 мең сум) салынды, 12сенә административ арест бирелде, 5се транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.
Правасыз килеш машинага утыручылар да булып тора. Узган ел шундый 17 эш каралды. Аларның 11енә административ арест бирелде, 1сенә административ штраф салынды, 5се мәҗбүри сәгатьле эшкә тартылды.
ЮХИДИ линиясе буенча салынган штрафларын түләмәүчеләр дә шактый. Ике участокта 167 эш каралды. Срок узып та түләмәүчеләрнең 104енә кабат штраф салынды, 37сенә административ арест, 25енә мәҗбүри эш билгеләнде.
Судка кергән эшләрдән генә дә ЮХИДИ линиясе буенча тәртип бозулар гаять күп күренә. Ике участокта узган ел барысы 324 шундый эш караганбыз - бу һәр эш көнендә бер беркетмә тутырылган дигән сүз. Хулиганлык, вак караклык һәм башка эшләрне саный китсәң... Закон бозулар бик аз булган тыныч район дип саналган Балтачта ич бу.
Зөһрә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Балтач районы буенча судларның
беренче номерлы участогы
җәмәгатьчелек судьясы.
Фото: http://vk.com/novosti_kolpino

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250