Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Транспортны теркәүдә нинди үзгәрешләр бар?

Ел башыннан Русиядә автомототранспортны исәпкә куюда яңа тәртип кертелде.

Иң мөһим яңалыклар

* Транспортны теркәү номерларын хәзер ЮХХДИда алу мәҗбүри түгел. Аларны вәкаләтле коммерция фирмалары аша да рәсмиләштереп була. Бу ЮХХДИдагы чиратлардан котылырга ярдәм итте.
* Моңа кадәр машина номерларындагы төбәк коды паспорттагы теркәлү урыны белән туры килмәскә дә мөмкин иде. Төбәкләрдә яшәүчеләр Мәскәүдә машина сатып алып, транспортны шунда да терки ала иде. Хәзер транспорт мотлак паспорттагы яшәү урынына карап кына теркәләчәк. Машинаны илнең теләсә кайсы почмагында теркәп була, ләкин төбәк коды паспорттагы яшәү урыны буенча бирелә.
* Транспортны автосалонда да теркәргә мөмкин. Моның өчен автосалонның ЮХХДИ рөхсәте булырга тиеш.
* Транспорттагы VIN, кузов, яки рама номерын укып булмаган очракта, ЮХХДИ үзе маркировка суга. Бу транспорт хуҗасы хисабына эшләнә.
* Транспортны, хуҗасы соравы буенча, башка кеше дә терки ала. Моның өчен транспорт хуҗасының паспорты һәм нотариус кул куйган ышаныч кәгазе булырга тиеш.
* “Транзит” номерлары кабат көченә керде. Бу номерлар вакытлыча йөрү өчен чит илдән сатып алган машинаны кайтарганда, яки бер заводта җитештерелеп, кузов кую өчен башка заводка куган йөк машиналарына бирелә.
* Транспорт урлану сәбәпле эзләү игълан ителгән, конструкциясе буенча туры килмәгән һәм идентификация мөмкин булмаган очракта теркәлүгә алынмый.

Төрләре

Автомототранспортны вакытлыча теркәү (лизинг, сублизинг, вакытлыча кертү);
Милек хокукы (сату-алу) күчүгә бәйле рәвештә теркәү мәгълүматларын үзгәртү);
Элек ЮХХДИда теркәлмәгән яңа транспорт чарасын теркәү.

Күпме тора?

Теркәлү һәм дәүләт номерлары өчен – 2000 сум, югалган, яки кулланмаслык хәлгә килгән ПТС – 800 сум, СТС – 500 сум.

Классик техника нәрсә ул?
1 марттан ретро һәм классик автомобильләргә яңа ГОСТ көченә керде. Бу стандарт мондый техника хуҗаларына тиешле документлар алырга мөмкинлек бирә. Вакыт узу белән “К” (классика) хәрефе белән теркәү билгеләре булган машинаны раритет буларак кыйммәтрәк хакка сатып булачак.

Ә ретро нинди була?

Яңа стандарт теге яки бу автомобильнең 30 яшьтән өлкәнрәк булуын бәяләү критерийларын кертүне күздә тота. Машинаны баллар билгеләүче шкала буенча Русия Автомобиль федерациясе экспертлары бәяләячәк. Әгәр машина йөздән дә ким штраф балл җыя икән, ул, ретро яки классик автомобиль дип танылып, тиешле паспорт алачак. Баллар машинаның техник паспортына туры килү-килмәүдән чыгып бирелә. Әгәр техникада оригинал детальләр аз булса, аңа ретро статусы бирелми.

Онлайн рәвештә

“Дәүләт хезмәтләре” (“Госуслуги”) аша автомобиль хуҗаларына машинаны онлайн исәпкә кую хезмәте күрсәтелә. Бу нибары 10-15 минут вакытны ала. Автомобильне, яки мотоциклны Интернет аша теркәү, гадәттә, берничә этапта уза: документлар әзерләү; “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша ЮХХДИгә исәпкә алу өчен гариза бирү; дәүләт пошлинасы түләү; билгеләнгән вакытта ЮХХДИдә документларны рәсмиләштерү.
Онлайн гариза җибәрү өчен түбәндәге документлар кирәк: паспорт; нотариаль расланган ышаныч кәгазе (ышанычлы вәкилләр өчен); ПТС; СТС; милек хокукын раслаучы документ (сату-алу килешүе һ. б.). ОСАГО страховка полисы.

Мөнир ВАФИН.

 

Автор: Ример Насретдинов

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт