Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тәрбияче сабыйны кыйнаган өчен, балалар бакчасы малайның әти-әнисенә 45 мең сум түләячәк

Гөлнара Әлмөхәммәтованы бер елга төзәтү эшләренә хөкем иттеләр, шулай ук ике ел дәвамында педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнүдән тыйдылар.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Казанның Вахитов районы суды тәрбияче Гөлнара Әлмөхәммәтова дүрт яшьлек малайны кыйнаган 283нче балалар бакчасыннан әхлакый зыянны компенсацияләү сыйфатында 45 мең сум акча түләттерде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына судның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Баланың әнисе үзенә һәм малаена килгән әхлакый зыянны каплау өчен 350 мең сум күләмендә компенсация таләп итсә дә, суд аны өлешчә генә канәгатьләндерде. Шул рәвешле, учреждение анага — 20 мең, аның улына 25 мең сум түләргә тиеш булачак.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2017 елның ноябрендә 283нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлнара Әлмөхәммәтова «ял сәгатен»дә йоклаудан баш тартканы өчен 4 яшьлек малайны кыйнап ташлаган.

Иң элек ул аның аягына һәм арт санына кулы белән суккан, шуннан соң ачкыч бәйләмен «эшкә» җиккән. Аннары мендәр белән буа башлаган. Малай еларга керешеп, башкаларга йокларга комачаулагач, хатын-кыз аны үз бүлмәсенә җилтерәтеп алып кереп киткән. Бүлмәдә утны сүндереп, ишекне бикләп куйган, малайны ун минут ябып тотканнан соң гына чыгарган.

10 октябрьдә Гөлнара Әлмөхәммәтованы бер елга төзәтү эшләренә хөкем иттеләр, шулай ук ике ел дәвамында педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнүдән тыйдылар. Моннан тыш, аның хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калачаклар.

Тәрбияче үз гаебен танымады.

 

Фото: архив ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала хокуклары

2
X