Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тәрбиячеләр чәй эчкәндә нәни кыз бала уенчыклар юа торган савытта батып үлгән

Тумыштан сукыр бала 25 литрлы савытка егылып төшә. Савытта чистарта торган матдәләр салынган сыеклык була.

Екатеринбургта әти-әнисе баш тарткан 4 яшьлек кыз бала махсус балалар йортында яши. Ул туганда ук сукыр булып туа. Тәрбиячеләре чәй эчкән чакта бала уенчыклар салынган савыт янына килә һәм шунда егылып төшә. Бала батып үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 2020 елның 25 декабрендә була. Тик бу хәл турында хәбәрләр әле генә тарала. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

«Яңа ел алдыннан беркем дә җәнҗалны кешегә чыгарырга теләмәде. Балалар йорты өлкә Сәламәтлек саклау министрлыгына карый», — дип сөйли сайтның үз чыганагы.

Төркемдә мәрхүмә кыздан тыш тагын биш бала бар. Аларны ике тәрбияче һәм бер шәфкать туташы карый. Фаҗига вакытында бала ялгызы була.

«Тәрбиячеләр бүлмәне җилләтә. Алар йокы бүлмәсеннән барлык балаларны чыгара, ә сукыр кызны алып чыгарга оныталар. Ул бүлмәдә кала һәм 25 литрлы чан янына килә. Чанда чистарта торган чаралар салынган сыеклык була. Тәрбиячеләр шул савытта уенчыкларны юа. Бала башта суны тотып карый, аннары якынрак килә һәм егылып төшә», — ди сайтның чыганагы.

Бала савыттан чыга алмый. Тәрбиячеләр 30 минуттан кире килә. Алар ашыгыч ярдәм чакыра, ләкин табиблар баланың үлемен раслый.

Башта тәрбиячеләр 40-60 секундка гына чыгып киттек диләр, тик видеокүзәтү камерасы язмалары вакыйга ничек булганын күрсәтә. Алар 30 минут булмый, башка бүлмәдә чәй эчәләр.

Фаҗигадән соң биредә җитәкчене алмаштырганнар, ике тәрбиячене дә эштән куганнар.

Хәзерге директор фаҗига турында комментарий бирүдән баш тарткан. Сәламәтлек саклау министрлыгы бала үлемен раслаган, дип яза Интертат.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән суга бату