Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Төркиядә зыян күргән бала үлгән...

Аның әнисе кичә иртән генә кызының хәле бераз яхшыруын хәбәр иткән иде.

22 августта Төркиядә кунакханә бассейнында 12 яшьлек Алисаның кулын насос суырып ала. Баласының төптә чәбәләнгәнен әтисе күреп кала һәм ярдәмгә ташлана. Аңа башкалар кушыла.

Кызганычка каршы, кызны тиз генә коткарып булмый. Моның өчен бассейнның суын агызырга һәм торбаны ватарга туры килә. Кунакханә хезмәткәрләренең озак булышуы нәтиҗәсендә Алиса су астында бик озак була һәм комага китә.

Үткән вакыт эчендә бала дүрт тапкыр клиник үлем кичерә. Бераз арулангач, аны Русиягә алып кайтырга тиеш булалар. Якыннары аның тереләчәгенә нык ышанган иде, дип яза Кызлы таң. Язмады...

 

 

Фото: Максим Туманов/ТАСС

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять