Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Түтәлдән чәчәк өзгән өчен...

Тәрбияче бөтен көченә балага суккан.

Тверьда дүрт яшькә кадәрге ятимнәр, шул исәптән инвалид һәм ВИЧлы сабыйлар яши торган “Теремок” махсус балалар йортының кече шәфкать туташы түтәлдән чәчәк өзгән өчен тәрбияләнүчегә суккан. Бу хакта “Подъем” басмасы хәбәр итә.

Бу хәлне шуннан үтеп баручы ханым күреп калган. Аның сүзләренә караганда, тәрбияче “бөтен көченә” өч яшьләр чамасындагы сабыйның яңагына суккан.

Учреждение хезмәткәре бу гамәлен малайның түтәлдән өченче тапкыр чәчәк өзүе белән аңлата. Аның фикеренчә, “бу ысул - нормаль күренеш”, һәм бала мондый җәзага лаек.

Әлеге басма хәбәр итүенчә, хезмәткәрне бурычларын тиешенчә үтәмәүгә бәйле рәвештә эштән куганнар, дип яза Кызыл таң. Зыян күргән малайның гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамый, диелә.

 
Фото: activityedu.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбияче баланы кыйнаган