Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Туганыңны яклау яхшы гамәл, әмма...

Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Бала тәрбиясенә бармак аша караучы эчкече әниләр, айлар буе “салдым”га китеп хатынын, балаларын өйдән куып чыгарган ирләр инде безнең Балтач җирлегендә табигый күренешкә әйләнеп бара.

Мондый категория гражданнар атна саен балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе утырышына чакырыла. Чираттагы утырышта бала тәрбиясенә артык игътибар итмәгән, эш урынында даими исерткеч эчемлекләр кулланган әни белән улы чакырулы иде. Бу инде беренче чакырылулары гына түгел. Әмма әни кешегә әллә бала бар, әллә юк, аның сәламәтлеге һәм тәрбиясе хакында уйлап та карамый. Комиссия вәкилләре төгәл вакыт билгеләп, әни кешегә баласын хастаханәгә алып бару бурычы билгеләде.

Энесен якларга теләп авылдашы белән эләгешкән егеткә дә комиссия алдында җавап тотарга туры килде.

– Энем, туганны яклау яхшы гамәл, әмма закон бар. Мондый аңлашылмаучанлыклар килеп туган вакытта үзең “суд ясау” кирәкми, аның өчен җаваплы кешеләр бар, – диде комиссия рәисе Наил Сабирҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кдн