Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тун сатып алам дип, кәкре каенга терәлә күрмә

Авыл районнарында мех әйберләр күргәзмәсе оештыру, ярминкәләр һәм аларны очсызрак бәядән сатулар еш оештырыла. Әйтик, 2014 елның октябрь, ноябрь айларында Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә "Меховой соблазн" дигән әнә шундый ярминкә үткәрелгән.

Ярминкәгә җыелган халыкка мех һәм күннән эшләнгән бик күп кием-салым тәкъдим ителгән. Ул гына да түгел, кулланучы күңеленә хуш килгән теге яки бу тунны кредитка сатып алу мөмкинлеге дә тудырылган. Консультантлар халыкка туннар сайлап алырга бик теләп булышкан. Әмма...
Әлеге ярминкәдә кайры туннар сатып алган ике райондашыбыз ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Баксаң, аларның берсе октябрь аенда 25300 сумлык тун сатып алса, икенчесе ноябрь аенда шундый ук тунны 28500 сумга сатып алган икән. Киеп йөри башлагач, ханымнар тунның бик юка икәнлегенә төшенгән һәм киемнәренең сыйфатына шикләнә башлаган. Ә инде җирле базарда нәкъ шундый кайры тунны 10000 сумнан сатуларын күргәч гаҗәпләнүдән телсез калганнар.
"Меховой соблазн" ярминкәсендә сатучы әлеге киемне табигый тиредән эшләнгән дип аңлаткан, этикеткасына да табигый күн үрнәге эленгән булган. Тик сатып алучы алданган: аңа кием материалының составы турында ялган мәгълүмат бирелгән. Бу исә, "Кулланучылар хокукларын яклау турында" РФ Законын бозу булып тора.
Шулай итеп, әлеге кулланучыларга, сату-алу килешүен өзү һәм түләнгән акчаны кире кайтару таләбе белән, хосусый эшмәкәр исеменә язмача дәгъва төзүдә ярдәм ителде. Әле ярый товар кредитка салып алынган булып чыкты: килешүдә сатучы турында барлык мәгълүматлар, шул исәптән юридик адресы һәм элемтәгә керү өчен телефоннары күрсәтелгән иде.
Кулланучы, товарның сыйфаты турында бәхәс килеп чыкмасын өчен, кайры тунга экспертиза үткәрде. Экспертиза исә якасы кара төлке тиресеннән эшләнгән чын дубленка рәвешендә капюшоны көмешсу-кара кучкыл төстәге төлке тиресе белән әйләндереп алынган, ясалма мех нигезендә прессланган ясалма тиредән эшләнгән киемнең тәкъдим ителгәнлеген күрсәтте.
Сатучы экспертиза бәяләмәсе нигезендә кулланучыларның сату-алу килешүен өзү турында таләпләрен канәгатьләндерде, шулай ук экспертиза үткәрү чыгымнарын каплады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы.
Фото: http://www.liveinternet.ru/tags

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250