Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Туры түләү”ләр һәркемгә дә кирәкле

2015нче елның 1нче июленнән Татарстан республикасы территориясендә Россия Федерациясе социаль иминият фондының "Туры түләүләр" дигән пилот программасы тормышка ашырыла башлады.

Ул барлык эшләүче гражданнарга һәм эш бирүчеләргә кагыла. Шушы көннән башлап пособиеләрне эш бирүчеләр түгел, ә дәүләт учреждениесе филиаллары - Россия Федерациясе социаль иминият фондының Татарстан республикасы буенча төбәк бүлекчәсе исәпли һәм акчаны турыдан-туры хезмәткәрләрнең банктагы счетына күчерә яки почта аша җибәрә.
"Туры түләүләр"гә йөклелек һәм бала табу, йөклелекнең иртә срогында исәпкә басу, бала тугач, баланы караган өчен, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча (больничныйлар), производствода зыян күргән кешегә өстәмә ял өчен пособиеләр түләү керә. Бу акчалар 10 көн эчендә күчерелә һәм ул гарантияле.
Хезмәткәр пособие акчасын алу өчен элеккечә үк эш бирүчегә мөрәҗәгать итеп, пособиегә хокукын раслаган документлар тапшыра һәм шуңа өстәп пособие күчерелергә тиешле банктагы шәхси счетын яки почта адресын күрсәтеп гариза язарга тиеш була. Акча күчерү тоткарланганда банк картасы реквизитлары яки почта адресы дөрес күрсәтелмәгән; эш бирүче документлар һәм мәгълүматларны вакытында һәм тулы күләмдә бирмәгән; больничный кәгазен тутырганда хата киткән булуы бар. Документлар әзерләгәндә эш бирүчегә һәм хезмәткәргә бу нечкәлекләргә игътибар итәргә кирәк.
Фото: http://r30.fss.ru/archive/160521.shtml

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250