Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Төзәлүчеләре дә бар

Суд практикасында мәҗбүри төзәлү эшләре, ирекне чикләү, сынау вакыты белән яки хөкемне кичектереп шартлы рәвештә хөкем итү альтернатив җәза төрләре булып санала

Агымдагы елның 6 аенда районда андый җәзаны 89 кеше үтте. Иректән мәхрүм ителүчеләрдән аермалы буларак, алар дәүләт казнасына йөк булып тошми, ә киресенчә файда гына китерергә тиеш. Әмма андый җәзаның четерекле ягы бар – иректән мәхрүм ителүчеләрнең кайберләре кабат җинаять кыла. Алар суд карары нигезендә чәнечкеле тимерчыбык артына озатыла. Кариле авылыннан М.да төзәлергә теләмәүчеләрнен берсе булып чыкты. Ул эшкә урнашу турында уйламады, кыңгыр эшләр кылуын дәвам итте. Нәтиҗәдә җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенә үз-үзен тотышында уңай якка үзгәреш куренмәгән М.га карата билгеләнгән җәзаны иректән мәхрүм итү белән алыштыруны сорап судка тәкъдим кертүдән башка чара калмады.

Инспекция контролендә тотылучылар арасында тәртипләрен уңай якка үзгәрткәннәр дә бар. Әйтик, Балтачтан Л. сынау вакытын узганда бер тапкыр да административ җаваплылыкка тартылуга китергән гамәл кылмаганга, учетта тору кагыйдәләрен төгәл үтәгән өчен шартлы җәзадан азат ителде һәм аннан суд хөкеме алынды.

Динар Хәбибуллин,
җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе өлкән инспекторы.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд