Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Учак, чүп-чар ягудан тыелыйк! Штрафлары бик зур

Агымдагы елның 17 апреленнән алып 10 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертеләчәк.

Махсус режим вакытында учаклар, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Шулай ук урман янгыннары куркынычы булган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, урман массивлары янәшәсендәге ачык территорияләрдә, урман массивлары белән чиктәш торфлы участокларда ачык учакта һәм мангалларда ризык әзерләргә, 1-3 класс куркынычтагы пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.4 маддәсенең 1 өлеше нигезендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган:

  • гражданнарга - биш меңнән алып унбиш мең сумга кадәр;
  • вазыйфаи затларга - егерме меңнән алып утыз мең сумга кадәр;
  • эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга - кырык меңнән алып алтмыш мең сумга кадәр;
  • юридик затларга - өч йөз меңнән алып дүрт йөз мең сумга кадәр административ штраф салынуга китерә.


Махсус режим барган очракта штрафлар саны икеләтә арта.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.4 маддәсенең 2 өлеше нигезендә янгынга каршы махсус режим шартларында кылынган шул ук гамәлләр:

  • гражданнарга - ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр;
  • вазыйфаи затларга - утыз меңнән алып алтмыш мең сумга кадәр;
  • эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга - алтмыш меңнән сиксән мең сумга кадәр;
  • юридик затларга - дүрт йөз меңнән алып сигез йөз мең сумга кадәр административ штраф салыначак.

Рафил Шәрәфетдинов,

Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелегенең өлкән инспекторы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штраф