«Укыган еллар стажга керәме?»
“Выслуга лет” буенча пенсиягә чыкканда, белемне күтәрү курслары ташламалы стажга керми дип аңлаттылар. Бу дөресме? - дип сорый Балтачтан бер апа.
Сорауга Татарстанның Социаль фонды матбугат хезмәте җитәкчесе Альбина НИКАНДРОВА җавап бирде.
— 2022 елдан кабул ителгән карар нигезендә, “выслуга лет” буенча вакытыннан алданрак пенсиягә чыкканда, ташламалы стажга квалификацияне күтәрү өчен укыган еллар да исәпкә алына. Төп шарт — бу вакыт аралыгында укытучының эш урыны һәм хезмәт хакы сакланырга тиеш. Эш бирүченең хезмәткәрләре өчен пенсия бүлегенә кертемнәр күчергән булуы да мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев