Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Укытучыга ун җинаять “такканнар”...

Мәскәү мәктәпләренең берсендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Диана Гасыймова бик куркыныч җинаятьче дип табылып, эштән куылган. Бер гаебе булмаса да, мөгаллимәгә үзе кылмаган ун җинаятьне “такканнар”.

Эш менә нәрсәдән башлана: белем учагына һәр биш ел саен хөкем ителүең булмауны раслаучы белешмә тапшырырга кирәк.

- Миңа белешмә Дагыстаннан килде, чөнки анда туып-үстем. Җавапка ун тапкыр хөкем ителгәнлегем турында белешмә килде, - дигән мөгаллимә.
Имеш тә ул урлашкан, наркотиклар саткан, ялган документлар ясаган. Чынлыкта, Диана тыныч кына дәрес укыткан вакытта тышкы яктан бик охшаган икенче бер хатын судта аның документларын кулланган.

Мәктәп җитәкчелеге педагог белән хата килеп чыгуын таный. Тик закон буенча җинаятьчене эштә калдыру мөмкин түгел, нәтиҗәдә, аны эштән җибәрергә мәҗбүр булганнар. Хәзер укытучы үзенең намусы чиста булуын акларга тиеш.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы җинаять