«Укытучылар эшсез урамда калмады»
Районда балигъ булмаган балаларның хокукларын тәэмин итүдә борчыган тагын бер мәсьәлә бар. Милләтенә карамыйча, төрле исерек гаиләләр саны күп иде.
Бу үз чиратында баланың туклануына, тәрбиясенә, тормыш куркынычсызлыгына тискәре йогынты ясый. Рәхмәт, безнең инициатива район башлыгында яклау тапты, авыл җирлеге башлыклары, урындагы полиция участок вәкилләре, төрле җаваплы хезмәткәрләр катнашында ачыктан-ачык зур сөйләшү булды. Бу киңәшмәдән соң һәр җирлектә, һәр авылда авыр хәлдәге гаиләләргә ныклы контроль булдырылды, гомумән, урыннарда тискәре күренеш, кичекмәстән, полициягә, прокуратурага, балигъ булмаган яшүсмерләрнең хокукларын саклау комиссиясенә җиткерелә, чаралар күрелә, җинаять эшләре дә ачыла. Шуның нәтиҗәсе буларак, исерек әти-әниле гаиләләр саны шактый кимеде. Бу очракта зур эш башкарган авыл җирлеге башлыкларына рәхмәт җиткерәсем килә.
– Прокуратурага кабул итү көннәрендә мөрәҗәгать итүчеләр бармы?
– Һәр атнаның сишәмбе көне безгә халыкны кабул итү вакыты, дип билгеләнгән, халык моны белә, килә. Бик ашыгыч булса, башка көннәрдә дә ишек ачык. Гыйнвар ае әле тәмамланмаган, 20ләп кешене инде кабул иттек. Мине аптырашта калдырган мәсьәлә шул, мөрәҗәгатьләрнең күбесе – күрше белән күрше арасында җир бүлә алмыйча, яисә башка мәсьәләләр буенча туган сораулар. Ике күрше уртак тел таба алмый, сүзгә киләләр, ачыктан-ачык янауга кадәр барып җитәргә мөмкиннәр. Соңгы елларда җир биләмәләренең кадастр паспортлары эшләнде бит. Андагы җир чикләре белән урындагы чикләр арасында тәңгәл килмәгән очраклар бар. Менә китә инде сүз, бу минем җир, бу сукмактан минем бабай-әти йөргән, син моны белеп, үзеңә рәсмиләштергәнсең, дип. Аның салган каралты-курасының кары минем якка төшә, суы минем ишек алдына ага, дип еш тавыш-гауга чыга. 2018 елда мөрәҗәгатьләрнең күбесе нәкъ шушы юнәлештә булуына мин бик аптырадым, нигәдер кешеләр, күршеләр бер-берсенә ачулы, мәрхәмәтсез. Бәлки инде законнарны яхшырак белә башлагандыр, бәлки башка сәбәптер. Закон нигезендә прокуратура органнары юридик затлар, җирле хакимият органнарының эшчәнлегенә күзәтчелек итәбез, ә шәхси кешеләр арасындагы хуҗалык итү мөнәсәбәтләрен көйләү безгә тапшырылмаган, безнең моңа хокукыбыз юк. Шунлыктан, мондый мөрәҗәгатьләрне хакимият органнарына юллыйбыз, судка барырга киңәш итәбез. Әмма кешенең шәхесен мыскыл итү очраклары булса, без читтә кала алмыйбыз.
– 2018 елда зур гаугалы мәсьәлә – мәктәпләрдә тел мәсьәләсе күтәрелде. Район прокуратурасына бу үзгәрешләрне канун таләпләренә китерү йөкләнде. Бу Сезне, прокуратураны укытучылар, җәмәгатьчелек каршында авыр хәлгә куеп, аңлашылмаучанлык тудырмадымы?
– Бу мәсьәләне үтәтү безгә йөкләтелгәч, иң беренче эш итеп, барлык мәктәп директорлары белән прокуратурада җыелдык. Ничә татар теле һәм әдәбияты укытучылары бар, аларны эш белән тәэмин итү, яңадан укырга җибәрү мөмкинлекләре – боларның барысы анализланды. Һәр җитәкче белән аерым укыту планнарын карап, тикшереп чыгарга туры килде. Иң куандырганы шул булды – безнең укытучылар эшсез урамда калмады. Икенче мәсьәлә булып, программа нигезендә укыту өчен дәреслекләр белән тәэмин итү килеп басты. Район мәгариф идарәсе бу очракта министрлыкка, күрше районнарга чыгып дәреслекләр белән тәэмин итүне җайга салды.
Бүгенге көндә Бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә бирергә мөмкинлек тудырылган булса, бәлки авыл җирендә югары сыйныфларда русча укыту актуаль булмас та иде. Ә шушы имтиханга хәзерлек йөзеннән ничә еллар инде укытучылар фәнне татар телендә укытмыйча, русча материалны өйрәтергә мәҗбүр булдылар. Төп фәннәрне рус телендә укытуга күчү бу очракта нәкъ менә имтиханнарга ныграк әзерлек белән килергә мөмкинлек тудыра. Районда барлык милләт вәкилләре дә татарчаны яхшы белә, бу яктан сез бәхетле. Туган телдә белем бирү буенча бездә артык зур проблемалар бардыр, дип уйламыйм. Мәктәптә булган вакытта татар фамилияле булмаган егет белән сөйләшергә туры килде, мин русча сорыйм, ул миӊа чын татар телендә җавап бирә, аныӊ шулай сөйләшүенә сокландым. Шулай ук безгә хас булмаган, чит ил (элеккеге союздаш республикадан) фамилияле укучы егет белән аралашам, чеп-чи татарча сөйләшә. Димәк, райондагы мохит, үзара аӊлашу, аралашуныӊ дөрес куелуы милләтләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен тәрбияли. Бу районныӊ иӊ зур казанышы, дип уйлыйм.
– Айрат Шәкертҗанович, аралашу, фикерләшү өчен Сез җитәкчеләр арасында иӊ ачык һәм кайчан мөрәҗәгать итсәӊ дә сорауларны игътибарсыз калдырмый торган шәхес. Күпсанлы газета укучылар, безнеӊ социаль челтәрләрдә аралашучылар исеменнән узган һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Үз чиратыгызда, Сезнеӊ нинди теләкләрегез бар?
– Күпмилләтле район халкына иӊ элек бәхет, һәр гаиләгә иминлек һәм мәхәббәт, тыныч күк йөзе астында бергә-бергә, исән-имин яшәргә һәм эшләргә дигән теләктә калам. Һәр кешегә ихтирамлы мөнәсәбәт, законнарныӊ үтәлешен беренчел итеп алып, тырыш хезмәттә яӊа казанышларга ирешергә язсын.
(Ахыры. Башы газетаның 2нче санында).
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев