Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Укытучыны медаль белән бүләкләделәр

Ул балаларны пычак белән кизәнгән ирдән саклап калган.

9 ноябрьдә Ставрополь краеның Нефтекумск 3нче мәктәбе укытучысы Мария Аксакалова балаларны фаҗигадан саклап кала. Балалар мәйданчыгында уйнаган малайларга пычак тоткан ят ир якынлаша башлый. Мәктәптән кайтып баручы укытучы, ир белән балалар арасына басып, укучыларга йөгерергә куша. Ир педагогка пычак белән кизәнә, бәхеткә, ул явыз адәмнән качып котыла.
15 ноябрьдә төбәк буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте ирнең кулга алынуын хәбәр итә.
Шушы көннәрдә балаларны фаҗигадан саклап калган Мария Аксакалованы “Ставрополь крае алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләделәр.
— Сезнең бу гамәлегез белән горурланам. Безнең төбәктә хатын-кызлар шундый кыю икән, димәк, ир-егетләр дә шундый булырга тиеш, — дигән край губернаторы Владимир Владимиров, педагогка медаль тапшырганда, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: социаль челтәрләрдән.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы җинаять

2
X