Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Уллыкка бала алу тыелган затлар реестры турында закон кабул ителде

Әлеге реестрга ата-ана хокуклары яңадан торгызылган әти-әниләр кертелмәячәк.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы Россиядә ата-ана җылысыннан мәхрүм калган балаларны уллыкка алу, аларның опекуннары яки попечительләре булу тыелган затлар реестрын төзү турында закон кабул итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Закон проекты тарафыннан «Ата-ана җылысыннан мәхрүм калган балалар хакында дәүләт мәгълүматлар банкы турында»гы канунга үзләренә йөкләнгән бурычларны тиешенчә башкармаган өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән яки опекун (попечитель) вазифаларыннан читләштерелгән яисә уллыкка алучы гаебе белән уллыкка алу рөхсәт ителмәгән затлар реестрын булдыру җәһәтеннән үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә», - диелә закон проектының аңлатма язуында.

Әлеге реестрга ата-ана хокуклары яңадан торгызылган әти-әниләр кертелмәячәк.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала хокуклары