Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Улын эт чылбырына бәйләп тоткан

10 яшьлек бала ач булуы, әтисенең кансызлыгы хакында сөйләгән.

Аны Кубань авыллары кибетләренең берсендә тапканнар.

Муенында йозаклы чылбыр эленеп торган малай әтисе бикләп тоткан сарайдан качуы, бик ач булуы, әтисеннән бик куркуы хакында елый-елый бәян иткән. Баланы әнисе белән реабилитация үзәгенә озатканнар. Әти кеше үз гаебен таныган.

Чылбырга бәйләнгән малайның имин, хәлле гаиләдән булуы ачыкланган. Баланың әтисе, 46 яшьлек Валентин Матвиенко, бизнес белән шөгыльләнә, кафе тота, үги әнисе тиздән бәби алып кайтырга тиеш. Валентин малайның үз әнисен хокукларыннан мәхрүм итүгә ирешкән.

Чылбырга бәйләнгән малайның әнисе дә, аның туганнары да Валентинның кешегә авыр психологик йогынты ясый белүен, куркытып, янап яшәвен сөйли.

Баласын чылбырга бәйләп тотуны әти кеше тәрбия ысулы дип аңлаткан. Аның сүзләренчә, малай еш кына өйдән качкан, урлашып йөргән.

Тикшерү комитеты бу хәл буенча җинаять эше кузгаткан, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять