Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Улын кыйнап шайтаннарын куган

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче 29 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачылган. Ул 12 яшьлек улын газаплауда гаепләнә.

Түбән Новгородта яшәүче Майя Майер улын бәйләп куеп, гел кыйный торган булган. Кулы белән генә дә түгел, махсус хоккей кәшәкәсе белән кыйнаган. Үсмер кычкырып, кешеләрне чакырмасын өчен авыртынуны басучы препаратлар һәм димедрол кадаган.

Хатынны кулга алганнар, җинаять эше ачылган, - дип языла Түбән Новгород өлкәсенең тикшерү комитеты сайтында.

Тикшерүчеләргә бер сәбәпсезгә малаен кыйнавын ул җеннәрен биздерү максаты белән генә, дип аңлаткан. Дөресен әйткәнме, яйсә башка сәбәпләре булганмы - ана кеше медицина тикшеренүләре үткәч ачыкланачак, дип яза Өмет.

Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: m.news.yandeх.ru
Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять