Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Улыңны беркайчан да күрмәссең..."

Бер атна элек үз-үзенә кул салу алдыннан, әтисе Русиянең 5 яшьлек гражданы Давид Жуковскийны үтергән дигән шик бар.

Польша полицейскийлары инде бәхетле финалга өметләнми.

Павел үз гамәлләрен җентекләп планлаштырган күрәсең — ир берничә атна эшендә күренми. Ә үз-үзенә кул салу алдыннан дога кыла - аның автомобиле урындагы гыйбадәтханә янындагы парковкада табыла. Моннан тыш, журналистлар ачыклаганча, һәлак булган кешенең җитди финанс проблемалары - 200 меңгә якын (3,3 млн. сум) бурычы булган. Бу аның комарлы уеннарга һәвәслеге аркасында, дип яза "Татар тудей".

11 июльгә каршы төндә Гродзиск-Мазовецкий шәһәрчегендә баланы эзли башлыйлар. Сәгать кичке 5ләр тирәсендә Павел Жуковский улын әти-әнисеннән алып, малайның әнисенә — Варшавага алып китә. Әмма элекке хатынына (пар фаҗигагә кадәр үк аерыла) баласын кайтарып җиткерми. Юлның яртысын үткәч, Павел элекке хатынына «беркайчан да улыңны күрмәссең» дигән хәбәр җибәрә һәм телефонын өзеп куя.

Кичке сәгать 9ларда 32 яшьлек ир-атның гәүдәсе тимер юл кичүендә табылган. Ә малай бер кайда да юк дип яза Кызыл таң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять