Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Умарта тотсаң, законны үтә

Гражданнар һәм юридик затлар умарта ояларын сәламәтлек, белем бирү, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләреннән, гомумән, кеше тормышына зыян китерми торган аралыкта урнаштырырга тиешләр.

Баш ветеринария идарәсенең ветеринария инспекциясенә һәм "Россельхознадзор" идарәсенә аерым авыллардан умарта ояларын йорт яны кишәрлекләрендә закон таләпләренә җавап бирми торган хәлдә тоту турында гаризалар еш керә. Һәркемнең умартачылык белән шөгыльләнергә хакы бар. Төп таләп - умарта оялары җир участогының чикләреннән 10 метрдан да якын урнашмаска һәм ике метрдан да ким булмаган тоташ койма белән әйләндереп алынган булырга тиеш. Һичъюгы, умарта оялары күрше җир участогыннан бина яки төзелеш объекты белән бүленеп куелган булырга тиеш.

Торак пунктларда умартачылык белән шөгыльләнү яки умарта оялары тоту буенча инструкциядә каралганча, һәр умарталыкның ветеринар-санитар паспорты һәм анда ветеринария хезмәте табибының тиешле язмалары булырга тиеш. Бары тик шулар нигезендә генә умарта ояларын күчерү, умарталарны һәм аларның продукциясен сату рөхсәт ителә. Торак пунктларда умарта оялары тотучылар һәм умартачылык белән шөгыльләнә башларга теләүчеләр, ветеринария идарәсенә гариза язып, теркәлеп, инструктаж үтеп, таныклык (умарталык паспорты) алырга тиеш. Умарта тоту буенча таләпләрне бозучыларны җаваплылыкка тарту каралган.

Фото: http://app.nedir.com/content_imgs/arici.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250