Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Умыртка баганасын сындырганчы кыйнаганнар. Дәрестә. Укытучы каршында.

Шушы көннәрдә Чишмә бистәсендә җиденче сыйныф укучысы зыян күргән. Аны ничек итеп кыйнауларын сабакташлары видеога тешереп торган.

Социаль челтәрләрдәге "Начар яңалыклар" берләшмәсе мәгълүматларына караганда, үсмернең сыйныфташы физкультура дәресендә умыртка баганасын сындырган. Дәрестә кыйнауны видеога төшереп торганнар. Язмада укучының каршы торырга тырышуы күренә, әмма көчләр тигез түгел, беркем дә ярдәмгә дә килми.Зыян күрүченең әти-әнисе улының җитди имгәнүе өчен гаепнең бер өлешен физкультура укытучысына сала. Әлеге ролик буенча фикер йөрткәндә, ул ваемсызлык күрсәткән.Әлеге укучыны сыйныфташлары даими рәвештә мыскыл итеп торган һәм кыйнаган. Соңгы тапкыр чамадан чыкканнар күрәсең. Хәзер балага инвалид булып калу куркынычы яный, дип яза Кызыл таң.  

vk.com

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баланы кыйнаган