Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Урманнарга керү чикләнде

Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы республика территориясендә IV һәм V класслы янгын куркынычы кертелү сәбәпле, халыкны урманга барудан тыелып торырга өндәде.

Шул уңайдан Арча урман хуҗалыгы да кешеләрне урманга барудан, урман эченә транспорт чаралары белән керүдән, урманнарда билгеле бер төрдәге эшләр башкаруны тыя.

- Урманнарны янгыннардан саклау максатыннан, дәүләт урман хуҗалыклары урман массивларында патруль торулар, вакытлыча сак хезмәтләре оештырды. 15 июльдән башлап 4 августка кадәр әлеге карарны үтәмәүчеләргә, янгынга каршы режимны бозучыларга карата, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, катгый чаралар күреләчәк, - ди Арча урман хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы урман урманнар яна