Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Утызлап карчыкны көчләгән

Ун ел эзенә төшә алмаганнар. Бу саннар артында - вәхшиләрчә өзелгән гомерләр.

Казанда Идел буеның төрле төбәкләреннән, шул исәптән Башкортстаннан да, 30дан артык өлкән яшьтәге хатын-кызны үтерүдә һәм көчләүдә гаепләнүче 38 яшьлек кешегә гаепләү белдерелгән. Нәтиҗәдә, тикшерүчеләр җинаятьнең күп эпизодларын раслый алган, шуңа күрә тиздән геронтофил суд каршына басачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда яшәүче 38 яшьлек Радик Таһировны тикшерүчеләр һәм оперативниклар 10 елдан артык эзләгән. 2011 елда Таһиров Казанда 11 пенсионерны көчли, аннары Самара, Ижевск, Пермь, Екатеринбург, Чиләбе һәм Идел буе федераль округының башка шәһәрләре буйлап "гастрольгә" китә. 2012 елның сентябрендә маньяк Уфадагы өч пенсионерга ташлана, аларны халат бавы белән буа, тик подъезддагы күзәтү камераларының берсендә күренеп кала, шуннан соң озак елларга югала.

Соңрак җинаятьче хәтта гадәти тормышка әйләнеп кайтырга карар кыла – гаилә кора, балалары була, булып эшкә урнаша. Шул ук вакытта хокук саклаучылар аны эзләүне дәвам итә һәм хәтта җинаятьчене эзләүдә ярдәм иткән өчен бүләк игълан итә. 10 елдан соң һәм 10 меңнән артык генетик экспертиза ясап, җинаятьчене тоткарлауга ирешкәннәр. Таһиров үзе сорау алганда тәүбә иткән һәм хәтта елаган да: «Алар озак газапланмасын өчен үтердем», - дигән, ә менә нигә ул корбаннарын көчләгән – җинаятьче аңлата алмаган.

Фото: "ВКонтакте"
Автор:Резида Валитова

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять криминал