Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Уяулыкны киметмик, ди район прокуроры

Хокук саклау органнары эшчәнлегенә юнәлеш биреп һәм законлылык режимын тәэмин итеп, прокуратура гомумдәүләт бурычларын хәл итүдә киеренке эш алып бара.

Волгоград һәм Төньяк Кавказ шәһәрләрендә булган трагик вакыйгалар терроризм һәм экстремизмга каршы көрәштә һәрвакыт уяу булырга искәртә. Төрле дин һәм милләт кешеләре яшәгән һәм толерантлык үрнәге булып саналган безнең Татарстан районнарында да тышкы фактор тәэсире белән оператив хәл катлаулана.
Түбән Кама, Нурлат, Чистай һәм тагын башка кайбер районнардагы тревогалы сигналлар хокук саклау һәм хөкүмәт органнарының әле бу юнәлештә җитди ялгышлыклар җибәрүләрен сөйли. Мәсәлән, террор юнәлешендәге соңгы җинаятьләр гадәттән тыш вакыйгаларны хәбәр итү системасының тиешле дәрәҗәдә оештырылмавын, гыйбадәт биналарының тиешле дәрәҗәдә сакланмавын күрсәтте.
Чуалчык тудыручылар төн буе юлларда ирекле хәрәкәт итәләр һәм бер генә патруль хезмәте дә аларны күрми. Шуңа күрә бу өлкәдә эшне кабат карап, һәртөрле гадәттән тыш хәлгә әзер булып, системалы һәм комплекслы оештырырга кирәк. Күзәтчелек потенциалын көчәйтү зарур. Һәртөрле массовый хәрәкәтләргә даими игътибар булырга тиеш. Аның сәбәбен ачыклап, эш зурга киткәнче, проблеманы хәл итү чарасы күрелсен.
Районда 45 дини оешма - 42се мөселман, 3се христиан бар. Дини мәсьәлә күп еллар стабильле булды, зур низаглар чыкмады. Нәкъ менә ислам һәм христиан динендәге төрле карашлар райондагы иҗтимагый-политик хәлгә зур йогынты ясый.
Бәхетебезгә, безнең районда алар арасында дустанә, аңлашып эшләү яши. Төрле дини секталар һәм агымнар үтеп керүенә ирек бирмиләр. Дин кешеләре белән ай саен үткәрелгән семинарларда җирле үзидарә вәкилләре белән район прокуратурасы хезмәткәрләре дә чыгыш ясый. Җирле власть вәкилләре дини бәйрәмнәрдә дә катнашып, халыкка үз сүзләрен җиткерәләр.
Дингә хезмәт итүчеләр районның иҗтимагый тормышында актив катнашалар, район Советы һәм җирле үзидарәләр сессияләренә чакырылалар. Район прокуроры каршында 2 оператив, 2 ведомствоара киңәшмә үткәрелде. Аларда дини оешмаларның җир участокларын һәм милекләрен теркәү, гыйбадәт биналарын һәм корылмаларын террор чыганакларыннан саклауның торышы кебек проблемалар да каралды.
Прокуратура халык күп җыела торган урыннарның террорга каршы сакланышын даими тикшерә. Күптән түгел Балтачтагы мәдәният үзәгендә һәм балалар сәнгать мәктәбендә, ваклап сату сәүдә базарында шундый тикшерүләр булды. Аларның берсендә дә саклык сигнализациясе, видеокүзәтү системасы, тревога кнопкасы, керү-чыгу юлында шлагбаум юк.
Балтачтагы Нариман урамы 19нчы йорттагы ваклап сату сәүдә ноктасында беренчел янгын сүндерү әйберләре һәм аларны кую өчен урын, янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча инструкция эшләнмәгән, арендаторлар белән инструктаж үткәрелмәгән, авария һәм гадәттән тыш хәлләр очрагында хәбәр итү җайланмасы куелмаган.
Прокуратура тикшерүеннән соң бу кимчелекләр төзәтелде һәм төзәтелә. Шулай ук районның барлык белем бирү учреждениеләренә тревога кнопкалары куйдыруга ирешелде.
Кемдер килеп тикшереп, кисәткәнне көтмичә һәр җаваплы кеше биналарның, кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча закон таләпләрен төгәл үтәргә бурычлы.
Фото: http://truenet.blog.ru/102470563.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250