Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Үзләренең бер дустын кыйнаган ике ир-атны хөкем итәчәкләр

Ике ир-ат та үз гаепләрен таныды.

Кукмара районы прокуратурасы чит илләрнең берсендә яшәүче 49 яшьлек ир һәм 34 яшьлек кукмаралыга карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады.

Алар Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 112нче маддәсенең 2нче өлеше, «г» пунктында (алдан килешү буенча бер төркем кешеләр тарафыннан сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян китерү) каралган җинаять кылуда гаепләнәләр.

Эш материалларына караганда, 2023 елның 18 ноябрь кичендә исерткеч эчемлекләр кулланган ир-атлар һәм аларның дусты арасында талаш чыга. Конфликт вакытында гаепләнүчеләр аны кыйнап, җәрәхәтләр ясый.

Ике ир-ат та үз гаепләрен таныды.

Җинаять эше Кукмара район судына карау өчен җибәрелде, дип яза Хезмәт даны.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев