Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Вакцинация турында ялган QR-кодтан файдаланган өчен җинаять җаваплылыгы кертелә

Ялган сертификатны сатып алу, саклау яки аннан файдалану «Ялган документны белә торып сатып алу, саклау, илтү» маддәсе буенча квалификацияләнәчәк.

22 октябрьдә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы чыкты. Аның нигезендә, коронавирустан вакцинация турындагы сертификат рәсми документ санала. Әлеге боерык бүген, 8 ноябрьдән үз көченә керә. Шуңа бәйле рәвештә, вакцинация турында ялган сертификат күрсәтүчеләрне җинаять җаваплылыгы көтә.

ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Ялган сертификатны сатып алу, саклау яки аннан файдалану «Ялган документны белә торып сатып алу, саклау, илтү» маддәсе буенча квалификацияләнәчәк. Әлеге маддә буенча иң зур җәза – бер елга кадәр иректән мәхрүм итү.

«Шул рәвешле, җәза чарасы көчәйтеләчәк һәм җинаятьчел гамәлләр исемлеге киңәйтеләчәк. Ялган документтан файдаланучы гражданнар гына түгел, ә документны охшатып ясаган, шулай ук аны сатып алган, саклаган һәм илтеп биргән затлар да җинаять җаваплылыгына тартылачак», - дип хәбәр итте Алексей Соколов.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять җаваплылыгы QR-код