Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Васил Вәлиев контракт нигезендә хезмәт итүнең нечкәлекләре турында сөйләде

Балтач район хәрби комиссары Васил Вәлиев хәрби көчләргә контракт нигезендә хезмәт итүчеләрне тарту буенча чыгыш ясады.

Бүгенге оешма, хуҗалык җитәкчеләре катнашында узган җыелышта Балтач район хәрби комиссары Васил Вәлиев чыгыш ясады.

Аның чыгышы хәрби көчләргә контракт нигезендә хезмәт итүчеләрне тарту буенча иде.

Контракт нигезендә хезмәт итү өчен 

1. Документларны сайлап алу пунктына яки хәрби комиссариатка үзегез барып, почта яки телефон аша тапшырырга мөмкин.

2. Минобороны России сайтында ( службапоконтракту.рф) гражданинның шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин.

3. Госуслуги.рф бердәм дәүләт порталында “Стать добровольцем или контрактником» электрон сервис аша тапшырырга мөмкин.

 

Контракт буенча кайнар линия телефоны – 117.

 

Кандидатларга таләпләр:

  • 18 яшьтән алып;
  • сәламәтлеге буенча яраклы.

 

Ниләр эшләргә кирәк?

1. Документларны сайлап алу пунктына яки хәрби комиссариатка тапшырырга.

2. Сайлап алу пунктында психолог белән әңгәмә үтәргә.

3. Хәрби комиссариатта медицина тикшерүе узарга.

4. Барлык чараларны да үткәч, яраклы дип танылгач, хезмәт урынына китәргә боерык алып, хәрби частька барырга.

5. Хәрби часть белән контракт төзергә.

 

Нинди документлар кирәк?

  • автобиография һәм анкета (формасы службапоконтракту.рф сайтында)
  • паспорт;
  •  военный билет (әгәр булса);
  • язылышу турында таныклык, балаларның туу турында таныклыгы (әгәр булса);
  • белем турында документ.

Контракт 1, 3 һәм 5 елга төзелә.

 

Контракт буенча хезмәт итүчегә түләү тәртипләре:

* 1 ел һәм аннан да күбрәк вакытка контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган 195 мең сумлык түләү.

 

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга нинди түләүләр каралган?

* аена 204 мең сумнан башлап( хәрби исеме, вазыйфа һәм хезмәт иткән еллар санына карап)

  • Взвод командир урынбасары- отделения командиры   - 242 мең сумнан башлап
  •  Отделения командиры   - 232 мең сумнан башлап
  • Штаб инструкторы - 226  мең сумнан башлап
  • Команда-штаб машинасының радиостанция җитәкчесе - 226  мең сумнан башлап
  • Өлкән сапер- 216  мең сумнан башлап
  • Өлкән телефонист - 219  мең сумнан башлап
  • Гранатометчик - 211  мең сумнан башлап
  • Водитель - 211  мең сумнан башлап
  • Пешекче -211 мең сумнан башлап
  • Стрелок - 204 мең сумнан башлап
  • Өлкән водитель- электрчы - 216  мең сумнан башлап
  • Пулеметчик  - 211 мең сумнан башлап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев