Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Васил Вәлиев: «Хәрби исәп өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафлар артты»

1 октябрьдә Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе башланды.

1 октябрьдә гражданнарны хәрби хезмәткә көзге чакыру башланды, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы вәкиле тарафыннан хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да Россия Федерациясе территориясендә урнашкан даими дислокация пунктларына җибәреләчәгенә басым ясалды. 

Чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче хәрбиләр Донецк һәм Луганск халык Республикаларына, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә махсус хәрби операциядә катнашу өчен җибәрелмәячәк. Хәрби хезмәткә чакырылу буенча билгеләнгән срокларны үтәгән барлык хәрбиләр вакытында азат ителәчәк һәм яшәү урыннарына җибәреләчәк.

Октябрь-декабрь айларында хәрби хезмәткә Татарстан Республикасыннан 3 меңнән артык кешене чакыру һәм җибәрү планлаштырыла. 

Шунысын да ассызыклап узу кирәк, 2023 елның 1 октябреннән административ хокук бозулар турында кодекска кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Хәрби исәп өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафлар артты. 

18 яшьтән 27 яшькә кадәрге гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру дәвам итә. 2023 елның 31 декабренә кадәр 27 яшь тулган барлык гражданнар билгеләнгән тәртип буенча запаска алыначак.

Көзге чакырылыш язгы чакырылыштан шул ягы белән аерыла: көзге чакырылышка агымдагы елда укуларын тәмамлаган барлык студентлар чакырылырга тиешле. График нигезендә, армия сафларына җибәрү 16 октябрьдән башланачак.

Чакырылучыларның өчтән бере, кагыйдә буларак, уку берләшмәләренә һәм хәрби частьләргә җибәрелә, анда биш айга кадәр заманча хәрби техниканы үзләштерәләр һәм хәрби-хисап белгечлеге алалар. Укуларын тәмамлагач алган күнекмәләренә яраклы рәвештә алар заманча корал һәм хәрби техника үрнәкләрен эксплуатацияләү өчен гаскәрләргә җибәрелә. 

Балалары һәм өлкән яшьтәге әти-әниләре булган гражданнар, мөмкин булганча, яшәү урыны янында хәрби хезмәт үтү өчен җибәрелә. 

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның билгеле бер өлеше шунда ук контракт төзү юлы белән хәрби хезмәтне үтүне сайлый. Контрактны егетләр 18 яшьтән төзи ала. Контракт буенча хәрби хезмәткә керүче кандидатларны вакытында рәсмиләштерү өчен республиканың барлык муниципаль районнарында төркемнәр эшли. Кандидатлар белән эшләү өчен инструкторлар саны арттырылды. Контракт буенча хәрби хезмәткә алу эше җирле хакимиятнең барлык органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә дәвам итә. 

Бүгенге көндә хәрби бурычны үтәүдән качкан өчен штрафлар күләме шактый артты.

Васил Вәлиев,

район хәрби комиссары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев