Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Васил Вәлиев: "Хәрби хезмәткә чакырылучылар "кайнар нокталарга" җибәрелмәячәк"

1 апрельдән Татарстан Республикасында, шул исәптән Балтачта да  язгы чакырылыш кампаниясе башланып китте.

Шулай ук 1 апрелльдән хәрби хезмәткә  әзерләнүче егетләрнең медицина ягыннан тикшерү башланды. Хәрби комиссариатта үткәрелә торган барлык чаралар да тиешле саклану чаралары нигезендә алып барыла.

29 мартта Милли оборона идарәсе үзәгендә узган киңәшмәдә Россия Федерациясе Оборона Министры, Армия генералы С.Г. Шойгу хәрби хезмәткә чакырылучыларның "кайнар нокталарга" җибәрелмәвен ассызыклап үтте.

Бер ел элек хәрби хезмәткә чакырылган егетләр,  билгеләнгән тәртип буенча хәрби хезмәттән азат ителәләр һәм туган якларына кайтачаклар.

Язгы чакырылышта  якынча 40 егет армия сафларына алыначак. Хәрби хезмәткә чакыру майның өченче декадасында башланачак. Чакырылыш вакытында барлык санитар-эпидемиологик чаралар да сакланачак һәм ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

 

 Васил Вәлиев,

 Балтач районы хәрби комиссары

                                                                                                           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чакырылыш