Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Васыйл Вәлиев: "Контракт буенча хезмәткә иң яхшылар гына сайлап алына"

Батальоннар туплангач, башта алар бер ай дәвамында хәрби әзерлек үтәчәк. Бу исемле батальоннарның үз командирлары булачак. Аларны хәрби бурычлар куелган зоналарга, шул исәптән Украинага җибәрергә мөмкиннәр.

Татарстанда Россия Милли гвардисенең исемле хәрби батальоннары төзелә. Әлеге батальоннар контракт буенча хәрби хезмәт итү турында килешү төзүчеләдән торачак һәм бары тик Татарстан кешеләреннән генә тупланачак. Килешү кимендә дүрт айга төзеләчәк. Бу вакытта кешенең эш урыны сакланачак.

Батальоннар туплангач, башта алар бер ай дәвамында хәрби әзерлек үтәчәк. Бу исемле батальоннарның үз командирлары булачак. Аларны хәрби бурычлар куелган зоналарга, шул исәптән Украинага җибәрергә мөмкиннәр.

Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр елдан-ел күбәя. Бүген килешү буенча хезмәкә 30 яшьтән узганнар килә, күпләрнең хәрби хәрәкәтләрдә катнашу тәҗрибәсе бар. Килешү буенча хәрби хезмәткә керү өчен таләпләр шактый катгый. Физик һәм рухи-психологик яктан сәламәт, укыган, тәртибе ягыннан тел-теш тидерерлек булмаган кандидатлар гына сайлап алына.

Татарстанда килешү буенча хәрби хезмәткә 2012 нче елдан кабул итәләр. Хәрби хезмәткә килешү төзелгәннән соң һәркемгә бер тапкыр 260 мең сум түләнә. Ә контрактның айлык суммасы хәрби хезмәткәрнең кайсы төбәккә җибәрелүенә бәйле.

Килешү буенча хезмәткә сайлап алу яшәү урыны буенча хәрби комиссариатларда үткәрелә. Чираттагы төркем июльдә озатыла. Хезмәт килешүе тәмамлангач, аларга хәрби хәрәкәт ветераны  таныклыгы бирелә. Әлеге таныклык нигезендә социаль ташламалар каралган.

Барлык сораулар буенча 2-44-42 телефоны буенча Балтач хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Васыйл Вәлиев

Балтач районы хәрби комиссары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев