Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Вертолет белән очып йөреп, чисталыкны тикшерделәр

«Экологик чисталык икеайлыгы" тәмамланырга 15 көн калды, ә тәртипкә китерәсе эшләр бар әле.

Нәкъ менә шул сүзләр белән башлады үз чыгышын 15нче май көнне үткәрелгән АДМ комиссиясе утырышын район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров. "Чисталык үзебез өчен кирәк, күпме генә тырышсак та, тиешле дәрәҗәгә ирешеп җетеп булмый. Дәүләт чисталык инспекторлары белән берлектә район өстеннән вертолетта кичә (14нче майда) ясалган рейдта Балтач территориясендә чисталык торышы аермачык күренде", диде Рамил Илдусович.
Чыннан да, экологик чисталыкны тикшерү уңаеннан төзелгән комиссия членнарының авыл җирлекләренә рейдларга чыккан саен җитешсезлекләр белән очрашуы дәвам итә. Күп тапкырлар кисәтүләргә дә карамастан, ваемсызлык күрсәтүчеләр, үзләренең тирә-ягын җыештыруны кирәксенмәүчеләр дә бар икән әле арабызда.
Күпчелек очракта шәхси хуҗалык территориясеннән тыш, мәсәлән, капка төбендә, тыкрык буйларында, буш мәйданчыкларда төзелеш материаллары өелеп яту күренешләренә тап була инспекторлар. Шул уңайдан, хуҗалары беркетмәләр төзелеп, комиссия утырышына чакырыла. "Әгәр дә хуҗалык территориясеннән тыш төзелеш материаллары куелган икән, бу очракта авыл җирлеге идарәсеннән алынган шушы җирдән файдалану вакыты билгеләнгән рөхсәт кәгазе булу шарт. Чөнки "кызыл линия"дән чыгу хокук бозу булып санала, ди белгечләр. Шулай ук елга буйларына чүп-чар ташлау, тыкрыкларга тирес яки төзелеш материалы калдыклары чыгарып өю, капка төпләренә һәм авыл халкы үтеп йөри торган юлларга яки сукмакларга ташландык, юынтык сулар чыгарып түгү очраклары белән дә рейдларга чыккан вакытта шул урынында ук очрашалар алар. "Кулларыннан тоткач" кире кагу, каршы килү урынсыз, әлбәттә, штрафка тартылалар.
Әлеге утырышта соңгы атнада төзелгән беркетмәләр каралды. Чакырылган гражданнар арасында Сосна, Яңгырчы авылларыннан шәхси хуҗалык ияләре бар иде. Берсе территориясендәге төзелеш калдыгын урамга чыгарып өйгән өчен җавап тотса, икенчесе чүп яккан өчен гаепле булып чыкты. Гаепләрен таныдылар, беренче очрак булуы исәпкә алынып, алар 2000 сум күләмендә штрафка тартылдылар.
Фото: http://www.angling.ru/brakonerov-teper-lovyat-eshhe-i-s-vertoleta.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250