Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Владимир Путин күп балалы гаилә статусы турында указны имзалады

Россия Хөкүмәтенә күп балалы гаилә статусын раслаучы таныклыкның бердәм үрнәген эшләү һәм билгеләү, күп балалы гаиләләр турында мәгълүмат банкын алып бару һәм башка чаралар белән тәэмин итү йөкләнгән.

Россия Президенты Владимир Путин күп балалы гаилә статусын федераль дәрәҗәдә раслаучы указны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыккан.

«Россия Федерациясендә өч һәм аннан да күбрәк балалы гаилә күп балалы гаилә булып тора, аның статусы сроксыз билгеләнә», — диелгән текстта.

Указ шул исәптән күпбалалыларга ярдәм итү чараларына да кагыла. Ярдәм чарасын гаиләләр олы балага 18 яшь тулганчы яки, бала көндезге формага укырга керсә, 23 яшь тулганчы алачак.

Мондый гаиләләргә түбәндәге ярдәм чаралары гарантияләнә:

  • бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле дәүләт пособиеләре һәм түләүләре;
  • хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә;
  • өч һәм аннан да күбрәк бала туу белән бәйле рәвештә, хатын-кызларга картлык иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү;
  • һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алу;
  • яшәү урынына карамастан, Россиядә музейлар, мәдәният һәм ял парклары, күргәзмәләргә бушлай йөрү хокукы. Тәртибе төбәкләр тарафыннан билгеләнә.

Россия Хөкүмәтенә күп балалы гаилә статусын раслаучы таныклыкның бердәм үрнәген эшләү һәм билгеләү, күп балалы гаиләләр турында мәгълүмат банкын алып бару һәм башка чаралар белән тәэмин итү йөкләнгән.

Төбәкләрнең югары вазифаи затларына күп балалыларга социаль ярдәм күрсәтү чараларын, шул исәптән 6 яшькә кадәрге балаларны рецептлы дару препаратлары белән бушлай тәэмин итү; автотранспортта (таксидан тыш) бушлай йөрү; мәктәпләрдә һәм һөнәри белем бирү оешмаларында бушлай туклану; уку чорында мәктәп һәм спорт формасы белән тәэмин итү; торак өчен түләүгә ташламалар бирү һәм башка ярдәм вариантларын билгеләргә тәкъдим ителгән.

«Россия Федерациясе субъектларының югары вазифаи затлары, Россия Федерациясенең әлеге субъекты үсешенең милли, мәдәни һәм демографик үзенчәлекләрен исәпкә алып, күп балалы гаилә категориясен киңәйтергә, шулай ук күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чараларын билгеләргә хокуклы», — диелә указда.

Исегезгә төшерәбез, 2024 ел Президент указы белән Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде, дип яза «Татар-информ».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев