Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хәрби хезмәткә чакырылучыларны махсус хәрби операциягә җибәрмәсләрме?

Яңа кагыйдәләр буенча, 2023 ел ахырына кадәр 27 яшь тулганнарны исәпкә алмаганда, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге гражданнар хәрби хезмәткә чакырылачак.

Россия Президенты Владимир Путин РФ гражданнарын хәрби хезмәткә язгы чакырылыш турында Указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

1 гыйнвардан гамәлгә кергән яңа кагыйдәләр буенча 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге гражданнар (2023 ел ахырына кадәр 27 яшь тулганнарны һәм 28 яки 29 яшь тулганнарны һәм запаста булганнарны исәпкә алмаганда) хәрби хезмәткә чакырылачак.

«2024 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр запаста булмаган һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә чакыруны гамәлгә ашырырга», — диелә Указда.

Шулай ук указ буенча хәрби хезмәт срогы тәмамланган солдатларны, матросларны, сержантларны һәм старшиналарны хәрби хезмәттән азат итәргә куша. Чакырылыш кысаларында кирәкле барлык чараларны үтәүне тәэмин итү РФ Хөкүмәтенә, төбәк хакимиятләренә һәм чакыру комиссияләренә йөкләнә.

Россия Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе начальнигы генерал-полковник Евгений Бурдинский «Красная Звезда»га биргән интервьюсында аңлатуынча, чакырылыш буенча хезмәт итү вакыты үзгәрешсез кала һәм бер ел тәшкил итә. Язгы кампания барышында хәрби хезмәткә чакырылган хәрбиләр махсус операциядә катнашмаячак, дип ассызыклады Бурдинский.

Яңа чакырылыш яше турында
Хәрби хезмәткә чакыру яшенең югары чиген 30 яшькә кадәр арттыру турындагы Закон 1 гыйнварда үз көченә керде.

Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов аңлатканча, «2023 елда 27 яшь тулган гражданнар, 31 декабрьдә 23 сәгать 59 минутта булса да, бу гражданнар запастагы хәрби бурычлы булалар һәм 2024 елда чакырылышка кермиләр». «Хәзер 28, 29 яшь тулганнар инде запаста», — дип өстәде Картаполов.

Шулай ук аккредитацияләнгән ИТ-компанияләрдә эшләүче гражданнарга 30 яшькә кадәр чакырылыштагы хезмәткә чакырудан кичектерү бирелә. Чакыру яше чикләрен үзгәртү идеясе белән 2022 ел ахырында РФ Саклану министры Сергей Шойгу чыгыш ясаган иде.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/xarbi-xezmatka-cakyrylucylarny-max

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев